Традицион очрашу быел 2нче февральдә район мәдәният йортында узачак. Район, предприятие җитәкчеләре, замананың яшь кадрларын–булачак һөнәр осталарын туган якларына кайтару, үзләренә эшкә урнаштыру максаты белән чыгышлар ясаячаклар.
Кичә Мамадыш муниципаль районы Советының өченче чакырылыш 22нче утырышы узды. Аның көн тәртибенә Мамадыш муниципаль район Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләү, узган елда районда экология юнәлешендә башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм башка мәсьәләләр кертелгән иде.
Татарстан Республикасы Прокуратурасында коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды. Республика җитәкчеләре катнашында ТР Прокуратурасы органнарының узган елгы эшенә йомгак ясалды, 2018нче елда законлы- лыкны һәм хокук тәртибен ныгыту буенча бурычлар билгеләнде.
Татарстан муниципаль берәмлекләре порталында Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының шәһәр буенча 2018нче елга халыкка торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларны раслау турындагы карары дөнья күрде. 1нче июльдән безне байтак кына үзгәрешләр көтә.
Мамадыш районының керәшен авылларында да Качмануны зурладылар, иорданнарда изге суларда чумылдылар.
Соңгы елларда Качману бәйрәмен уздыру географиясе киңәя бара. Быел Мамадыштан тыш тагын сигез авылда аны зурлап, күп халык катнашында үткәрделәр. Шунысы игътибарга лаек, бу көнне изгеләндерелгән суда чумылучылар саны да хәзер йөзләр белән исәпләнә.
Район авыл җирлекләрендә ел саен уздырыла торган авыл җыеннары старт алды. Гадәттә, аның кысаларында ел дәвамында җирлектә башкарылган эшләрне анализлыйлар, мөһим проблемалар күтәрәләр һәм алдагы чорга бурыч-максатлар билгелиләр. Агымдагы ел башында шундый җыеннарның беренчесе Югары Ушма авыл җирлегендә узды. Аның эшендә район башлыгы Анатолий Иванов та катнашты.
Күркә үстерүне бик четерекле, диләр. Тавык- чебиләргә караганда алар көйсезрәк, дип тә ишеткәнем бар. Менә шул көйсез кошларны үрчетергә алынучылар районыбызда да арта бара. Шуларның берсе – Рәмзил Низамиев Мамадышта яши.
Шәһәр стадион-ипподромы озын бәйрәм ялларында тынгылык күрмәде. Табигать тә үзенең мәрхәмәтлелеген күрсәтте: салкыннары, бураннары белән бимазаламады ул. Ни әйтсәң дә, бүген бу урын шәһәрдәшләребезнең яраткан урынына әверелде. Хәер, биредәге чаңгы юллары, шугалак язга чаклы болай да буш тормый.
Агымдагы елда да яңа объектлар төзү, вакыт узу белән таушалганнарына капиталь ремонт үткәрү буенча шактый эшләр башкарылачак. Берничә социаль юнәлештәге корылманы файдалануга тапшыру да каралган.