Җырлап яшәргә тиеш иде

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Быел дүртенче мәртәбә Диана Мишкина истәлегенә халык җырларын башкаручыларның, иҗат коллективларының төбәк фестиваль-конкурсы узды. Анда Мамадыш, Алабуга, Балтач, Балык Бистәсе, Питрәч районнарыннан һәм Түбән Кама шәһәреннән 170тән артык кеше катнашты.

Диана үзенең кыска гына го- мере эчендә моңлы, аһәңле тавышы белән меңнәрчә җыр сәнгате сөючеләрнең яраткан җырчысына әверелде. Бишектән үк җырга гашыйк булып үсә ул, дисәк тә дөреслеккә туры килер. Нинди генә бәйге-конкурста катнашмасын, аның уңышка ирешмәгән чагы булдымы икән, анык кына хәтерләмим. Үзенең кыска гына иҗади тормышында ул биш тапкыр “Сандугач керде күңелгә“, күп еллар “Созвездие-Йолдызлык“, өч мәртәбә “Таң йолдызы“, ике тапкыр “Ватан“ конкурсларында, спорт телендә әйтсәк, пьедесталның югары баскычларына күтәрелде. Моңлы тавышы белән ул Мәскәүдә, Төркия, Украина, Италия, Франция илләрендә уздырылган Халыкара конкурсларда да тамашачыларның мәхәббәтен яуларга өлгерде. Муса Җәлил, Сара Садыйкова, Әлфия Авзало- ва исемендәге, “Арча ягы, данлы Тукай ягы“ конкур- сларында катнаша, “Питрау чибәре“ исеменә лаек була, еш кына аны “Җырлыйк әле“ телевизион тапшыруында күрергә туры килде. “Бәрмәнчек“ дәүләт керәшен фольклор ансамбленең төп йолдызына әверелә ул. Коллектив та аны онытмый. Составы шактый үзгәрешләр кичерсә дә, ансамбльнең бүгенге җырчылары, биючеләре якташыбыз туры номинациясендә безнең Лилия ГАЛИЕВА белән Эльвина СТЕПАНОВА дуэты (яшьләр арасында) беренче урынны яулады. Зурларга килгәндә, монда Балтачның “Гармония“ вокаль ансамбленә тиңнәр табылмады. Фольклор коллективлар да фестиваль-конкурска ямь өстәделәр. Тәкәнеш урта мәктәбенең “Ал чәчәкләр“ ансамбле урта яшьтәге балалар, Алабуга районының Зур Шүрнәк авылының өл- кән яшьтәге апалар һәм абыйлардан торган “Сүрәкә“ коллективы җиңүчеләр бул- дылар. Быелгы гран-при ияләре – Зоя ӘХМӘДИЕВА җитәкләгән “Тәңкәләр“ балалар фольклор ансамбле. Юксыну да яхшы хәбәрдарлар, дип ышанасы килә. Иманым камил, исән булса, Диана бүген татар эстрада сында үзенә лаеклы урын тапкан булыр иде. Аның уңышларында әнисе Светлананың өлеше һичшиксез зур. Үзе дә җырга гашыйк ана баласында да моңга мәхәббәт уята алды. Дианасын сагыну хисләрен ул бүген шигъри юлларга сала. Аның кызы истәлегенә шундый бәйге-конкурс уздырырга теләген район җитәкчеләре дә хуплап каршы алдылар. Анда катнашучылар саны да елдан-ел ишәя бара. Шунысы игътибарга лаек, сан гына түгел, сыйфаты ягыннан да ул бүген җитди фестиваль-конкурслардан калышмый. Татарстанның халык артисты, якташыбыз Георгий Ибушев җитәкчелегендәге мәртәбәле жюрига быел бер дә җиңел булмагандыр. Район мәдәният йорты сәхнәсенә чыгып, үзләренең осталыкларын күрсәткән төрле яшьтәге җырчылар, ансамбльләр арасыннан иң яхшылары кичке гала-концертка сайлап алынды. Алар арасында башка төбәктән килүчеләрнең дә шактый булуы күзгә ташланды. Нәтиҗәдә, Кече яшьтәге башкаручылар арасында Мамадыштан Зарина ХӘСӘНОВА белән Айсылу СӘЙФУЛЛИНА җиңүчеләр булдылар. Урта яшьтәге балалардан Балык Бистәсеннән килгән Регина ШМЕЛЕВАның чыгышы югары бәяләнде. Яшьләргә килгәндә, Владимирдан Ольга БАЧКОВАның матур җырлавы беркемдә дә шик тудырмагандыр. Зурраклар арасында Лилия ГАЛИЕВАГа тиңнәр булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International