Сайлаучының яңа мөмкинлекләре, ә җаваплылык нинди...

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көненә – 18нче мартка 45 көн калып бара. Сайлауга хокук 18 яшь тулгач кына көченә керә. Быелның 1нче гыйнварына районда теркәлгән 33942 (саннар көн саен үзгәреп тора) кеше сайлауларда катнашачак. Мамадыш муниципаль районы территориясендәге сайлау участоклары (алар – 53) актив эшли башладылар инде. Агымдагы елдагы сайлауларда моннан алты ел элеккесеннән нинди аермалар булачак? Әлеге һәм башка сорауларга Мамадыш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары ПАВЕЛ СМИРНОВ җавап бирә.

–Сайлау закончалыгы бүген зур үзгәрешләр кичерде. Татарстанда открепительный таныклыклары һәм алдан тавыш бирүне оештыру булмаячак. Төп аермалыклардан шуны ассызыклап үтәргә кирәк, сайлаучыларга үзләре урнашкан урында тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла. Бу бер урында теркәлеп, икенче урында яшәүчеләргә кагыла. Яңа тәртипнең өстенлекләреннән командировкаларда булганнар, студентлар, ял итүчеләр һәм башкалар файдалана алалар. –Моның өчен нишләргә кирәк? –Урнашкан урын буенча сайлаучылар исемлегенә кертүне сорап, гариза язарга кирәк. Моны шәхсән теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясен дә, күпфункцияле үзәктә, яисә онлайн – “Госуслуги“ порталында эшләргә мөмкин. Гаризаларны кабул итү (шәхси) тавыш бирергә 45 көн кала (участок сайлау комиссиясендә – 20 көн кала) башлана һәм тавыш бирергә 5 көн калгач туктатыла. Ягъни, сайлаулар алдындагы дүшәмбе соңгы көн булачак. 18нче мартта үзегез сайлаган сайлау участогына килеп паспортыгызны күрсәтәсез һәм сайлау бюллетене алып, тавышызны бирәсез. –“Соңга калганнарга“, яисә тавыш бирер алдыннан соңгы көннәрдә тору урыныннан берәр кая китәргә карар иткәннәргә нишләргә? –Махсус гаризаны гражда- нин бары тик яшәү урыны буенча гына тавыш бирер- гә 4 көн кала, 13нче март- тан алып 17нче март көнне 14.00 сәгатькә чаклы бирә. Саклау максатында андый гаризага марка ябыштырыла. Гариза исә сайлаучыда кала һәм ул тавыш биргән көнне сайлау участогында алына. –Әгәр гражданин төрле сәбәпләр аркасында берничә гариза бирсә, буталчыклар килеп чыкма- смы? –Сайлаучы гаризаны бары тик бер генә мәртәбә бирергә хокуклы. Әгәр алар бер- ничә була икән, аларның беренчесе генә гамәлдә бу- лачак. Соңрак язылганнары исәпкә алынмаячак. –Планнар үзгәрү аркасын- да гариза язганнан соң тер- кәү урыны буенча гына та- выш бирергә ярыймы? –Әйе, мөмкин. Ләкин бу очракта участокта көтәргә туры киләчәк. Чөнки уча- сток сайлау комиссиясе әгъ- залары сайлаучының башка урында тавыш бирмәгәнле- ген ачыкларга тиешләр. –Районда теркәлмәгән кешеләр дә табылырга мөмкин, әмма аларның тавыш бирүдә катнашасылары килә. Бу очракта нишләргә? –Алар шәһәрдәге 3нче санлы мәктәптә урнашкан участок сайлау комиссиясендә тавыш бирә алалар. –Сайлаучының хокуклары киңәю сәбәпле – пропискасы булмаган урында да сайлау – моннан явызларча файдалану мөмкинлеге өчен җаваплылык каралганмы? –Закончалык нигезендә түбәндәге җаваплылыклар каралган: бер үк кешенең кабаттан сайлавына юл куйган, гражданинга тутырылган бюллетеньне тапшырган өчен штраф күләме 3,5 мең сумнан 30 мең сумгача арта. Шундый ук бозулар берничә мәртәбә кабатлан- са сумма 50 мең сум тәшкил итәчәк. Сайлау бюллетенен законсыз биргән өчен дә җинаять җаваплылыгы каралган. Бу сайлау комисси- яләре рәисләренә һәм әгъзаларына кагыла. –Төгәлрәк әйткәндә, нинди җаваплылык? –Башка сайлаучылар өчен бюллетень алган, яисә тавыш бирүдә берничә мәртәбә катнашкан өчен штраф 100 000 сумнан алып 300 000 мең сумга кадәр, яисә өч елга кадәр мәҗбүри эшләр, яисә шул срокка иректән мәхрүм итү каралган. –Моннан чыгып, безнең сайлау участоклары видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылачак, дияргә була. –Аларны шәһәрдәге җиде сайлау участокларына һәм территориаль сайлау ко- миссиясенә (адресы: Мамадыш шәһәре, Муса Җәлил урамы, 23/33нче санлы йорт) урнаштырачаклар. Дүрт электрон тавыш бирү комплексы шәһәрдәге 1нче, 3нче, 4нче санлы мәктә- пләрендә һәм район мәдә- ният йортында куелачак. Алар районыбызның авыл сайлау участокларында алдагы сайлау кампани- яләрендә файдаланылдылар инде. Әңгәмәдәш – НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International