РЭСның төп бурычы – Компаниянең электр челтәрләренә тоташкан кулланучыларны ышанычлы һәм сыйфатлы электр белән тәэмин итү, кешеләрнең тормышына куркынычсызлык һәм уңайлылык шартлары тудыру. “Челтәр компаниясе“ ААҖенең Алабуга электр челтәрләренең Мамадыш филиалы начальнигы РАФАИЛ АБДРАХМАНОВ белән әңгәмәбез аларның әлеге миссияне ничек башкаруы, 2017нче елда нинди уңышларга ирешүе, перспективада нәрсәләр планлаштыруы хакында.
–Рафаил Габделхәевич, киңәйтелгән планеркада район башлыгы Анатолий Иванов, соңгы елларда РЭС эшчәнлегендә чын мәгънәсендә революция баруын ассызыклады. Алагаем эшләр башкарылган, бик күп акчалар тотылган. Элегрәк электрның өзек- леге булгаласа, практик күзлектән караганда, хәзер моңа юл куелмый, диярлек. Килеп чыккан очракларны замана технологияләре ярдәмендә санаулы минутлар эчендә юк итәләр. Мондый күрсәткечләргә ничек ирешә аласыз? –Безнең коллективта 92 кеше эшли. Ә кадрлар – һәр оешманың тимер фундаменты. Бүген ирешкән уңышларыбыз барысы да –хезмәткәрләребезнең фидакарьләрчә башкарган эшләре нәтиҗәсе. Район электр челтәрләре Мамадыш, Тәкәнеш, Ко- лышчы һәм шәһәр участокларыннан гыйбарәт. Без 128 торак пунктына, 110/35/10 кВлы 7 подстанциягә, 10/0,4 кВлы 1557 километр электр тапшыру линияләренә, 10/0,4 кВлы 462 трансформатор подстанциясенә хезмәт күрсәтәбез. Бүлгәләүче челтәрләр хезмәте электр челтәрләренә хезмәт күрсәтү, аларны ремонтлау, электроэнергиянең сыйфаты мониторингы, подряд оешмаларына контроль ясау белән шөгыльләнә. Диспетчерлык төркеме тәүлек буе оператив идарә итә. Хезмәт күрсәтүче бүлек югары вольтлы подстанцияләрне ремонтлый. Реализацияләү төркеме исәпләү җиһазларын тикшерә, алыштыра, аларга электр килүен контрольдә тота, кулланучыларның технологик тоташуын тәэмин итә. Производствоны әзерләү хезмәте транс- портны эксплуатацияләү, матди-техник ресурслар белән тәэмин итү, хуҗалык эшләре белән мәшгуль. –Рафаил Габделхәевич, узган ел без сезнең даирәдәге бик күп үзгәрешләрнең шаһитлары булдык. Алар турында җентекләбрәк сөйләсәгез иде. –Ел саен без программаны максимум гамәлгә ашыры- рга тырышабыз. Районда 10кВлы һава линияләрен- дә “Таврида-Электрик“ фирмасының 7 реклотөенле һәм 45 элегазлы сүн- дергечле җиһазларын ур- наштыру, эксплуатациягә тапшыру, электр челтәр- ләрен автоматлаштыру эшләре тәмамланды. Кирмән, Сикәнәс, Юкәче, Ко- лышчы, Тәкәнеш һәм Ишки авылларында гомуми ал- ганда 18 миллионлык эш башкарылды. Безнең тарафтан 10/0,4 кВлы 128,8 км линияләрдә 11,5 млн сумлык капиталь ремонт үткәрелде. 7,5 км озынлыкта 10/0,4 кВлы электртапшыргычлар төзелде һәм реконструкцияләнде. 5 КТП яңартылды, 2 СТП урнаштырылды. Капиталь төзелеш буенча 20 миллионнан артык сумлык эш башкарылды. Көмешкүлдә электр энергиясенең сый- фатын арттыру өчен вольтөстәгеч трансформатор (бустер) куелды. Келәүш, Норма һәм Мамадыш КТП 69547ләренә реконструк- ция ясалды. Әлеге чаралар электр энергиясенең сый- фатын яхшыртуга, җиһаз- ларның ватылу очракларына юл куймаска, шулай ук кулланучыларны сый- фатлы электр энергиясе белән тәэмин итүгә ярдәм итәчәк. Күптән түгел генә Мамадыш РЭСына бүленгән өстәмә 3 миллион сум күләмендәге акча ремонтка юнәлтелде. –Районда ремонт көткән участоклар тагын бармы? –Соңгы 2 елда электр челтәрләрен ремонтлау һәм реконструкцияләүгә 45 миллион сум акча тотылды. Тик сыйфатын та- гын да яхшыртырга кирәк булган челтәрләр һаман бар. Мәсәлән, Кече Кирмән, “Мамадыш“ совхозы бистәсе, Мамадыш шәһәренең Ушма аръягы өлеше. 10 КТПның эксплу- атацияләү срогы 40 елдан артык. Барлык объектлар 2018нче елның инвестици- яләү программасына кертелгән, 36 миллион сумлык эш планлаштырылган. –Электр энергиясен исәпкә алу – эшчәнлекнең төп күрсәткечләренең берсе. Әлеге өлкәне камилләштерү электр энергиясенең юга- луына киртә буламы? –Әлбәттә. GSM-модемлы тагын да югары класслы төгәллекле исәпләү җиһаз- лары кую дәвам итә. Узган ел Берсут Сукачы, Соколка, Малмыжка, Яңа Оча, Түбән Козгынчы, Усали, Югары Ушма, Түбән Яке һәм Ма- мадыш кебек электр энер- гиясе күп югалган торак пунктларында рейдлар үт- кәрелде. Нәтиҗәдә электр энергиясеннән исәпкә алынмаган килеш файда- ланган физик затларга 6 акт, килешүсез кулланган өчен 12 акт тутырылды. Актлар буенча гомуми исәпләү–99 400 кВтч (278 мең сум). -Бурычлылар белән ничек эшлисез? –Түләмәүчеләр белән предприятиенең юридик һәм куркынычсызлык хезмәте шөгыльләнә. Нәтиҗәдә урланган электр энергиясе өчен барыбер түләргә туры килә. Шуның өстенә, суд юлында йөрү вакыты, чыгымнар... Ут караклыгының үлемгә китергән очраклары да булгалады. “Челтәр компани- ясе“ ААҖе янәдән исегезгә төшерә: электр челтәренә яшерен тоташып, аны килешүсез генә куллану законны бозу булып тора, энергия системасының эшчәнлеген, сыйфатын на- чарайта, ышанычлылыгына кире тәэсир ясый, кеше го- меренә куркыныч яный. –Хәзерге заманда кулла- нучыларга хезмәт күрсәт- кәндә күпләр яңа стандартларга омтыла. Сезнең компаниядә бу мәсьәлә ни- чегрәк хәл ителә. –“Бер тәрәзә“ принцибын- нан чыгып, Кулланучылар белән эшләү пункты (ПРП) оештырылды. Кешеләр көн саен техник тоташуга га- риза бирә, әзер документ- ларын алып китә алалар. Республика күләмендә ачылган мондый офислар барлык сорауларны урын- да хәл итәргә мөмкинлек тудыра. “Сакчыл произ- водство“ программасы кысаларында безнең РЭСта да сайди (электр энерги- ясен куллануны сүндерү һәм аның ешлыгы саны) күрсәткече кертелде. Алар планлы (ремонт эшләре нәтиҗәсендә) һәм авария аркасында ут сүндереп торулар саны һәм аларның ешлыгын контрольдә тоту өчен кирәк. –Эш нәтиҗәсе саннарда ничек чагыла? –Планлы ут сүндереп тору- лар саны 2017 елда 15%ка әзәйде, аларның ешлыгы 8 %ка. Авария аркасында ут сүндереп торулар саны 30 %ка кимеде, ешлыгы- 17 %ка. –Безгә билгеле булганча, сезнең коллектив куелган бурычларны уңышлы үтәп кенә калмый, бик яхшы физик әзерлекле һәм талант- лы кешеләре белән район- ның җәмәгать тормышын- да да актив катнаша. –Безнең РЭС “Сетевая компания“ җәмгыяте ел саен оештырган “ЕЭС бүл- гәләгеч челтәрләренең иң яхшы электромонтерлар бригадасы“ исемен яулау өчен көрәшә. 2017нче елда Колышчы һәм Тәкәнеш участоклары үз но- минацияләрендә 1 - 2нче урыннарны алдылар. Хәй- риячелек белән дә шөгыльләнәбез: узган ел коллективыбыз “Мамадыш“ совхозы бистәсендә төзелеп килүче мәчетне электрификацияләүгә 100 мең сумнан артык өлеш кертте. Мамадыш РЭСы–өченче ел рәттән шәһәребез оешма-предприятиеләре арасындагы спартакиада да мактау пьедесталының югары баскычында булды. Биналарны һәм террито- рияләрне Яңа елга бизәү буенча конкурста икенче урын яуладык. – Алдагы эшчәнлелегездә дә уңышлар телибез. Әңгәмәдәш - ЭЛЬМИРА МИННИКӘЕВА