Үзарасалым акчасы урамнарны яктырта

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген көн барлык чыгымнарны да экономияләргә мәҗбүр итә. Шул ук электр энергиясен алыйк. Әле моннан өч-дүрт ел элек кенә шәһәр, авылларның урамнарын яктырту өчен бюджетка шактый зур суммаларда акча салына иде. Акрынлап кына, артык чыгымнарны янга калдырырга өйрәнеп киләбез. Бу шул ук урам яктырткычларын энергиясаклагычлыларына алыштыруда чагыла. Мамадышта әлеге юнәлештә эшләрнең барышы белән танышу өчен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе РӘШИТ ГАРИПОВка мөрәҗәгать иттек. –Рәшит Мөхәммәтдинович, ялгышмасам, әлеге эшкә мон- нан ике ел элек керешелгән иде. Бу максатларны тормыш- ка ашыру өчен финанс чыганаклары кайдан алынды? –Торак пунктларындагы урамнарны, юлларны яктырту кирәклегенең әһәмияте элек-электән көн кадагында тор- ды. Аларны яктырту юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүдә дә зур роль уйный. Кызганычка каршы, элегрәк югары көчәнештәге лампочкалар шактый энергияне “ашыйлар“ иде. Кабул ителгән программа бюджет җилкәсенә төшкән “йөкнең“авырлыгын шактый җиңеләйтә. –Урам утларын алыштыру шактый суммалар таләп итә торган эш бит. Моның өчен бюджетта акча да каралганмы? –Әйе, бу шулай. Халыктан җыела торган үзарасалым акча- сы проблеманы чишүдә нык ярдәм булды. Соңгы ике елда тупланган сумманың 40 проценты шушы максатка юнәлде- релде. Нәтиҗәдә, Мамадыш урамнарында 1751 энергиясаклагыч яктырткычлар урнаштырылды. Шунысы игътибарга лаек, бу эшкә керешкәнче шәһәребездә барлыгы югары көчәнешле 1500 лампочка яна иде. Димәк, ике ел эчендә өстәмә рәвештә күпме яктырткыч куелуын исәпләп чыга- руы кыен түгел. Автобуслар маршрутлары уза торган үзәк урамнарга 80 ваттлы 400 яктырткыч урнаштырылды. –Димәк, шәһәрдә эш төгәлләнде, дисәк тә була? –Юк әле, 2018нче елда урамнардагы һәм ишегалларында- гы яктылык тиешенчә төшмәгән урыннарга 333 яктырткыч урнаштырырга, 55 багана утыртырга планлаштырылды. Моның өчен дә халыктан җыелган үзарасалым акчала- рының бер өлешен “эшкә җигәргә“ уйлыйбыз. Форсаттан файдаланып, шәһәрдәшләребезне үзарасалым акчасы җыюда актив катнашырга чакырам. Халык ачасының һәр тиене исәптә, ул Мамадышыбызны төзекләндерүгә, халык өчен уңай шартлар тудырылуга тотыла. –Сез китергән саннардан күренгәнчә, яктырткычлар саны күбәйгән, чыгымнар да аз булмагандыр? –Күләм артса да, бер миллион сумга якын акча янга кал- ды. Эш барышында “үзләренә чират көтеп торучы“ иске яктылык чыганаклары да янып торуын истән чыгармаска кирәк. Моннан тыш яңа энергиясаклагыч яктырткычлар озак хезмәт итүләре белән дә аерылып торалар. Сафтан чыкканнарын яңаларына алыштыру бушлай, биш ел гаран- тия белән. Чөнки бу эш белән шөгыльләнүче Чиләбенең “Энергокачество“ оешмасы белән шулай килешенде. Бүгенге көнгә ике генә яктырткыч алыштырылды. Аннары, урамнарны яктыртуны автоматлаштыру программасы кы- саларында, быел 34 ноктадагы счетчиклардагы күрсәт- кечләрне Интернет аша күзәтеп торырга ниятлибез. –Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Әңгәмәдәш – НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International