Бушлай алу хокукын кем яклар

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

улларында мәҗбүри медицина иминияте полисы булган гражданнар да еш кына иминият компанияләренең тәгаен ни белән шөгыльләнгәнен һәм медицина ярдәмен алганда проблемалар килеп чыкканда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белми. Бу турыда аңлатуны сорап, без Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу МИФТАХОВАГА мөрәҗәгать иттек.

Иминләштерелгән гражданнарның медицина ярдәмен бушлай алу хокукларын яклауда иминият компанияләре- нең роле нидән гыйбарәт? –Бүгенге көндә иминият компанияләре халыкны мәҗбүри медицина иминияте полислары белән генә тәэмин итеп калмый, алар медицина ярдәме алганда, шулай ук бәхәсле хәлләр, шул исәптән шикаятьләр буенча чаралар күргән- дә пациентларның актив ярдәмчеләре дә булып тора. Та- тарстан Республикасы территориясендә өч иминият ком- паниясе эшли: җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте, җаваплылыгы чикләнгән «Спасение» иминият медицина җәмгыяте», җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы» җәмгыяте. Аларның һәркайсында иминләштерелгән граж- даннар хокукларын яклау хезмәтләре оештырылды һәм уңышлы эшләп килә. –Гражданнар иминият компанияләренә еш мөрәҗәгать итәме, соңгылары аларга ничек ярдәм күрсәтә? –Еш мөрәҗәгать итәләр – күбесенчә фондның контакт-үзәге яки иминият компанияләренең «кайнар лини- яләре» телефоннары буенча консультация бирүне сорап. Кагыйдә буларак, мөрәҗәгать итү сәбәпләре мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткәндә түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүне ирексезләп тагуга һәм медицина ярдәмен түләүсез күрсәтүдән баш тартуга кагыла. Меди- цина оешмаларында аларны түләүле нигездә үтәргә тәкъдим итү очраклары да аз түгел. Моннан тыш, күпләрне УЗИ, КТ, МРТ кебек диагностика тикшерүләрен һ. б үткәрүне көтү вакытлары кызыксындыра, Иминият компанияләре шулай ук иминләштерелгән затларның медицина ярдәме сыйфатсыз булуга һәм ярдәмне алып булмауга кагылышлы шикаятьләрен дә тикшерә һәм аларның язма гаризасы бу- енча медицина ярдәме сыйфатына экспертиза үткәрә. Күп очракларда медицина оешмасы белән пациент арасындагы бәхәсләрне иминият компанияләре судка кадәр, шул исәптән пациентның медицина хезмәтләре күрсәтүгә яки даруларга тоткан акчаларын кире кайтартып, җайга сала. Менә бер мисал. Бала тудыру йортында хатыннарга алар үз акчаларына сатып алган антирезуслы иммуноглобулин кадыйлар. Бу очракны иминият компаниясе тикшерә башла- гач, медицина оешмалары пациентларга акчаларын кире кайтарып бирә. Иминият компанияләре иминләштерелгән затларның хокукларын судта да яклый. Иминләштерелгән затларның медицина ярдәмен бушлай һәм сыйфатлы алу хокукларын яклау позициясеннән чыгып, тематик экспер- тизалар үткәрелә, мәсәлән, яман шеш белән авыручылар өчен авыртуны баса торган терапиянең адекват булу-бул- мавы, халык өчен үткәрелә торган диспансеризациянең күләмнәрен һәм сыйфатын саклау, инсульт һәм миокард инфаркты белән интегүче пациентларга медицина ярдәме күрсәтүнең профильле булуын һәм этаплап үткәрелүен тәэмин итү һәм башка тематикалар буенча. Билгеле инде, бу иминият компанияләре башкара торган эшләрнең тулы исемлеге түгел, аларның эшләре күп. –Иминият медицинасында шәхсиләштерелгән мөнәсәбәт каралганмы? –Соңгы вакытта сәламәтлек саклауга кертелә торган ме- дицина ярдәме күрсәтүнең пациентка йөз тоткан моделе пациентларның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау эшенә карата да шундый ук мөнәсәбәт булдыруны таләп итә. 2016 елдан башлап, иминият вәкилләре (иминият ышанычлылары) институты эшли. Асылда алар –медицина ярдәме күрсәтү барышының һәр этапбында иминләштерелгән затларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү бурычын хәл итү белән шөгыльләнүче иминият компани- яләре хезмәткәрләре. Елдан-ел иминият вәкилләренең эш функционалы арта бара. Бүген иминият вәкилләре контакт-үзәкләрдә мәҗбүри медицина иминияте поли- сы буенча медицина ярдәме алуны оештыру һәм алу мәсьәләләре буенча консультация бирә, иминләштерелгән затларга шәхси рәвештә (телефон буенча, СМС-хәбәрләр ярдәмендә) диспансеризация үткәрелү турында хәбәр итә, планлы госпитальләштерү үткәрелмәү сәбәпләренә (кем баш тарткан: пациентмы яки медицина оешмасымы) мониторинг ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International