Рабигүл әүвәл аеның 11нче кичен 12нче көненә бәйләгән баш көнне төн уртасыннан соң Мәүлидин-Нәби, ягъни Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көнен бөтен мөселманнар зур шатлык белән искә ала. Рәсүлебез, фани дөньяда 63 ел яшәп, нәкъ шул айның шул көнендә вафат та булган. Әлеге көн уңаеннан чаралар районыбыз авылларында оешкан төстә билгеләп үтелде. Шәһәребездәге Рузалия Ибраһимова җитәкчелегендәге “Ак калфак“ мөслимәләр оешмасы мәдрәсәдә зур бәйрәм ясады: утыздан артык ак яулыклы хатын-кыз бергәләп намаз укыдылар, Пәйгамбәребез рухына багышлап дога кылдылар, мәҗлес табыны артында салаватлар, мөнәҗәтләр әйттеләр. 23нче гыйнварда район мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме үтәчәк.