Быел яман гадәтләр кыйммәткә төшәргә уйлый, җәмәгать. Алкогольле эчемлекләргә, тәмәкегә бәяләр артуы турында әйтүем.
Бәяләр кәеф-сафа коручыларның кесәләренә бигрәк тә кырын суга: узган елны ярты литр аракы 170 сум торса, 1нче гыйнвардан ул 199 сум булырга, ел ахырына кадәр 220-250 сумга кадәр үсеп җитәргә тиеш икән. Тәмәкечеләргә каршы чын мәгънәсендә көрәш бара: узган ел акцизлар шактый кыйммәтләнгән иде, быелдан тагын да арткан, ел ахырына кадәр бер кабының бәясе кимендә 45-50 сум булырга тиеш ди. Акчаларын “төтенгә очыручыларга“ уйланырга җирлек бар. Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю да уңай нәтиҗәләр бирер мөгаен. Машинада йөрү дә тагын да кыйммәтләнә: бензин бәяләре ел дәвамында 10-13 процентка үсәр дип фаразлана. Балалар бакчаларына ата-ана түләүләре гыйнвар аеннан 1,5 процентка артты, вәгъдә ителгән өстәмә субсидияләр хәлне бераз җиңеләйтер дип уйлыйк. Бүгенге көндә иң четерекле саналган - торак-коммуналь хезмәтләргә түләү тарифлары әле 1нче июльдән генә артачак диләр. Җылылык энергиясенә тарифларның - 5,3, су белән тәэмин итүнең 4,3 процентка артуы планлаштырыла.
Барысы да начар дип, төшенкелеккә бирелеп утырырга кирәкми әлбәттә. Күңелле күренешләр дә байтак. Картларның пенсияләре быел ике тапкыр февраль һәм апрель айларында индексацияләнәчәк. Ана капиталы 429 мең 408 сум тәшкил итәчәк. 11 категория бюджет хезмәткәрләренең - фән, мәдәният, социаль һәм медицина өлкәләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артачак.
Юлымда очраган берничә шәһәрдәшебезнең бу мәсьәләләргә карата фикерен белергә теләп, сораштырган идем дә, саннар беркемне дә куркытмады. “Ияләнгән инде: хөкүмәт бер кулы белән бирә, икенчесе белән ала, яшисе килгән кеше ничек тә үзе бөтерелергә тиеш,“ - диделәр.
Фәйрүзә Хәлиуллина, эшмәкәр:
-Бәя артуга берәү дә уңай карыйдыр дип уйламыйм. Берәүдә дә артык акча юк. Иң авыры һәрчак гади сатып алучы, кулланучы җилкәсенә төшә инде. Тик артса, нишлисең, кая барасың?! Яр Чаллыдагы күмәртәләп сату базасында берничә төр чәйне исәпкә алмаганда, үзем эш иткән товарларга әлегә бәя артуын сизмәдем. Яхшы сыйфатлы товарның иң очсыз бәядәгесен юнәтеп, сатып алучыга тәкъдим итү – безнең төп бурыч. Тырышабыз. Мин яшәешкә күптән фәлсәфи карыйм инде: акчада гына мени эш. Иң мөһиме - илләр имин, барыбыз да сау-сәламәт, күңелләр тыныч, көр, үзара мөнәсәбәтләр яхшы булсын!
Мәгълүматларны Алсу Спиридонова туплады