Ел саен 15нче гыйнварда – күренекле якташыбыз Шәйхи Маннурның туган көнендә каберенә зиярат кылу һәм аның исемендәге премияләр тапшыру традициягә керде. Быел да Тулбай Казаннан һәм Чаллыдан күпсанлы кунаклар каршылады. Шәйхи Маннурның музей-китапханәсе хезмәткәрләре, укучылар аларны чәк-чәк, ипи-тоз, җир җиләкләре белән каршы алдылар. Музей буенча экскурция оештырылды. Аннан кунаклар Шәйхи Маннурның каберендә булып зиярат кылдылар, чәчәкләр салдылар, әдип рухына дога багышладылар. Бәйрәм тантаналарының олысы Мамадышта – район мәдәният йортында үтте. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов якташыбыз Шәйхи Маннурны онытмаган өчен Татарстан Язучылар берлеге җитәкчеләренә, аның мирас комиссиясе рәисе Шаһинур Мостафинга рәхмәтләрен белдерде. Олы кунаклар сәхнәгә чыгып Татарстан Язучылар берлеге һәм Шәйхи Маннур исемендәге премиянең быелгы лауреатлары исемнәрен игълан иттеләр. Менә алар: Хөсәен Әхмәт-Вәли (Хөсәен Хәсән улы Вәлиәхмәтов), Ринат Мәннан (Ринат Николай улы Архипов), Гөлнур Зариф кызы Васыйлова, Дүсмәт урта гомумбелем мәктәбе. Аларга лауреат дипломнары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Бер сулышта узган гаять бай эчтәлекле кичә төгәлләнгәч, кунаклар Шәйхи Маннурның Мамадыштагы һәйкәленә чәчәкләр салдылар.