Кем тырыша, шул барысына да ия була торган чорда яшибез. Авылдагы тормыштан да зарлану урынлы булмастыр. Дәүләт нинди генә программалар белән булышмый.
Николай Михайлов
Совет чорында артык мал тоткан өчен салым белән бусалар, хәзер моңа игътибар итүче дә юк бугай. Узган ел да район җитәкчеләре белән әлеге төбәктәге авылларда булырга туры килгән иде. Шушы вакыт эчендә күпме үзгәрешләрнең шаһите булдылар Түбән Тәкәнеш авыл җирлегендә гомер итүчеләр. Алар турында газетабызда, радио-телевидениедә киң яктыртылды. Яңалыкларның барысы да төбәк халкының мәнфәгатьләрен кайгырту максаты белән бәйле. Эшмәкәр Мотыйгуллинның кондитер цехы тир-як авыллардан һәм Мамадыштан җитмештән артык кешене эшле иткән. Түбән Тәкәнеш авыл пекарнясы үзенең элеккеге данын кайтару өчен тырыша. Амбулаториядә булган очрашуда медицина ярдәме алырга килгәнннәрнең барысы да әлеге объектны булдырганнары өчен район җитәкчеләренә рәхмәтләрен яудырдылар. Ике катлы бинада урнашкан әлеге медицина объекты якын киләчәктә тышкы кыяфәтен үзгәртәчәк. Икенче катында да төзәтү эшләре планлаштырыла. Тагын дистәгә якын социаль объектта булырга туры килде. Аларда хезмәт куючылар белән сөйләшкәндә район башлыгы проблемалар белән дә кызыксынды. Шунысы сөенечле, быел үзенең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк Түбән Тәкәнеш урта мәктәбендә ремонт акрынлап кына бара инде. Тиздән биредә эшләр гөрләп китәчәк.
Авыл халкы начар яши дип кем әйтә ала бүген. Шәһәрдә яшәүчеләр авызыннан да ишетергә туры килә бу фикерне. Төзек матур йортлар, заманча капка-коймалар, каралты-кураларны күргәч, туа ул. Әмма бер күз салуда гына авылның алҗулы тырышлыгы, йокысыз төннәре күренми кала. Элек терлекләр өчен такта сарай булса да таманга туры килә иде. Хәзер кирпечтән кирәк. Тәвәккәлләр кредит аласалар алалар, барыбер төзеп чыгалар. Авылны үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программаларында да теләп катнашалар андыйлар. Шуның нәтиҗәсе буларак, шәхси хуҗалыкларда күпләп маллар асраучылар саны да арткан. Район башлыгы Анатолий Иванов, җирле җитәкчеләр белән авыл җирлегенә кергән торак пунктларында йөргәндә, алар белән җитди сөйләшүләр алып барылды. Илдар Газизов пычкы чүбен пресслый, маллар тота, пластик тәрәзәләр ясый. Дамир Байтирәков та тормышыннан зарланмый. Күпләп маллар асрый ул. Ике яшь тулганчы үгезләре инде сугымга әзер була. Былтыр алты үгез саткан. Зөлфия Мөбарәкшинага алты баш сыер һәм үгезләр тоту өчен ихатасы гына җитми. Ул хуҗалыгыннан ерак булмаган участокны алган. Фермер Әлфия Әкбәрованы районда күпләргә үрнәк итеп куярлык. Аның тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Бүгенге көндә Казанда авыл хуҗалыгы белгечлегенә укучы улы Альбертка ышана ул. Өч дистәгә якын мөгезле эре терлек асрыйлар, 155 гектар җирләре бар. Анда печән, арпа, солы чәчелә. Тагын шунысы игътибарга лаек, Әлфия ханым Тәкәнеш авыл җирлегендә иң күп сөт сатучы. Былтыр 423 тоннадан артык сөт сатып, гаилә бюджетына ярты миллион сумнан артык акча керткән. Продукциянең үзкыйммәтен чигерсәң дә, чиста табышы аз чыкмагандыр. Гомумән, бу төбәктә гаилә казнасына кимендә 40 мең сум акча керткән ике дистәдән артык гаилә бар икән. Авылны тик тормаганнар бизи дисәк тә, һич арттыру булмас. Туктап торсаң, тормыш та туктарга мөмкин. Югары Тәкәнештә абыйлы-энеле Марат һәм Азат Гыйләҗевлар төп йортларын уртада калдырып, ике ягына үзләренекен салганнар. Ата-ана нигезендә дә тормыш сүнмәгән, дигән сүз. Ихаталарында күпләп мал-туар асрыйлар. Заманында районыбызда гына түгел, республика күләмендәге бәйгеләрдә келәмнәрне дер селкеткән Марат Саматов та инде шактыйдан фермерлык белән шөгыльләнә. Узган ел Яңа Учада Валерий Прокопьев хуҗалыгында булганда, ул безгә җиткереләчәк маллар сарае урынның фундаментын күрсәткән иде. Быел инде кызыл кирпечтән менә дигән бина калкып чыккан. Анда бүгенге көндә тугыз баш мөгезле эре терлеге бар. Исәбе – аларның санын тагын да арттыру. Валерий хуҗалыгында тагын 30 баш дуңгызлар да асрый икән әле. Азыкны үзенең 20 гектар җиреннән әзерли. Почык борыннарны ай саен ике-өч баш суеп, гаилә бюджетына шактый суммада акча кереп бара. Төбәк халкының тырышлыгы турында авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Җиһангәрәев: “Бездә халык гомер-гомергә бердәм булды, бер-берсеннән көнләшмәде. Эшчәнлеге, уңганлыгы белән дә урынлы горурланабыз. Җирле халык беркайчан да усал булмады, җитәкчеләрнең сүзеннән чыкмады,“ – дигән сүзләре, Тәкәнеш авыл җирлеге территориясендә яшәүчеләрнең күпчелегенәюгары бәя дип саныйм.