19нчы гыйнварда христианнар үзләренең төп бәйрәмнәренең берсе булган Качмануны (Крещение) билгеләп үтәләр. Бәйрәм алдыннан, 18нче гыйнварда, кичке служба узачак. Ә 19нчы гыйнварда Качману коенулары өчен Мамадышта бәкеләр – иорданнар әзерләнә. Быел иорданнар Нократ елгасында чишмә янында һәм “Изге җәйләү“ комплексында оештырыла. Изге суга чумып чыгу махсус җайланган урыннарда көндезге 12-14 сәгатьләрдә мөмкин булачак. Әлеге урыннарда куркынычсызлыкны ГИМС хезмәткәрләре һәм коткару-эзләнү хезмәте коткаручылары тәэмин итәчәк. Бәйрәмгә кадәр алар бозның калынлыгын тикшереп чыгачаклар.