Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре проблемалары турында күп сөйләнелә. Әмма тән җәрәхәтләре алуга, хәтта үлемгә китергән фаҗигаләр кимүгә бармый. Монда, беренче чиратта, ата-аналарның балаларын саклану җайланмалары белән җиһазланмаган транспорт чараларына утыртуы да төп сәбәпләрнең берсе булып тора.
Юл-транспорт һәлакәтләрен анализлау креслоларның күпме баланы үлемнән саклап калуы турында сөйли. Кама урман хуҗалыгы төбәгендәге Җәнлек урта мәктәбендә, өч балалар бакчасында узган атнада “ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе“нең Мамадыш филиалы начальнигы Лилия Никифорова, ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Рамил Шиһапов белән булырга туры килде. Мәктәптә автокласс бар. Биредә белем алучы югары сыйныф укучылары сүзләренә караганда, укыту тиешле югарылыкта оештырылган. Сыйныф тиешле таләпләргә җавап бирә. Унынчы сыйныф укучысы Алсу Хөснуллина инде бүгеннән үк юл йөрү кагыйдәләрен тирәнтен өйрәнергә кирәк дип саный. Әтисенең, абыйсының машиналары бар икән. “Руль артына утырганың бармы соң?“ – дип сорагач: “Әлегә иртәрәк. Унсигез яшь тулгач кына утырырга рөхсәт итәләр бит,“ – дип җавап бирде. Бүгенге көндә автокласста укучы 18 яшүсмернең алтысын кызлар тәшкил итә. Белем алу түләүле. Авыл өчен аз сумма түгел. Әти-әниләр балаларын автомобиль йөртергә өйрәнсеннәр өчен укырга биргәндә, ул-кызлары мөстәкыйль тормышта машина йөртә калсалар, аларның хәвеф-хәтәрләрдән сак булуларын теләмичә калмыйлардыр. Кызганычка каршы, бүген кайбер “крутой“ ата-аналар үзләренең балигъ булмаган кыз-малайларына рульне тапшыруны бернигә санамыйлар. Ә бит шундыйлар аркасында күпме юл-транспорт һәлакәтләре теркәлә, гомерләр өзелә, тән җәрәхәтләре алына, яшь килеш гарип калына. Шәһәр урамнарында мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларын алгы креслога, яисә әниләре тезенә куркынычсызлык каешларын эләктермичә, балалар бакчаларына баручы автомашиналарны да очратырга мөмкин.
Җәнлек совхозы, беренче һәм икенче санлы Урманчы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә кулларына бүләк тотып кергән Лилия апа белән Рамилне сабыйлар сырып алдылар. Самими балалардан да чын дөреслекне сөйләүче кем бар икән? Аларның берничәсеннән әитләренең машиналарында креслоларның барлыгы турында сораган идем. Кызганычка каршы, машиналы кайбер әтиләр кресло алырга “онытып“ җибәргәннәр. Мәктәпкәчә яшәтәге балалар учреждениеләрендә юл йөрү кагыйдәләренә зур игътибар бирелә икән. Махсус почмаклар булдырылган, күрсәтмә әсбаплар шактый күренә. Сабыйлар юлдан читтә генә уйнарга; юлны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына чыгарга; юлдан килүче транспорт алдыннан йөгереп чыкмаска; тик торган транспортка да шикләнеп карарга (аның артыннан икенче транспорт килеп чыгу ихтималы бар); транспорттан ул тулысынча туктагач кына төшәргә; машинадан уң яктан юл читендә генә төшәргә һәм башка кагыйдәләр турында белүләрен күрсәттеләр. Карап торырга гади генә кебек. Сабый кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләре белән таныша икән, бернинди проблемалар да юк сыман. Чынлыкта исә, киресенчә. Бит без өлкәннәр, иң беренче нәүбәттә, шул кагыйдәләрне бозучылар. Шуның белән балалар алдына чишә алмаслык проблемалар китереп чыгарабыз: ничек дөрес? Сөйләгән сүз кылган гамәл белән тәңгәл килми түгелме соң? Ә инде бала юл-транспорт һәлакәтенә эләгә икән, барыбыз да гаепле: водитель, балалар бакчасы, мәктәп, ЮХИДИ. Ни өчен өйрәтмәгәннәр, күрсәтмәгәннәр, кагыйдәләрне сакламаганнар. Шуңа күрә сабыйларыбызның юлларда үзләрен саклау күнекмәләренә ия булуларын теләсәк: “Юлда сак бул!“ дигән буш фраза белән генә чикләнмәскә кирәк.
Саннар һәм фактлар.
Узган ел районыбыз территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтләрендә 12 бала зыян күрде. “Миләшкәй“ балалар бакчасына, Урта Кирмән һәм шәһәрдәге –нче санлы мәктәпләргә өч автокласс алынды. Бүгенге көндә районыбызның 13 мәктәбендә һәм 10 мәктәпкәчә яшәтәге балалар учреждениеләрендә автокласслар бар һәм ике балалар-яшүсмерләр автомәктәбе эшли. Ел дәвамында тарафыннан юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы төрле уеннар, күрсәтмә әсбаплар, модульле уенчыклар һәм башкалар сатып алынды.
Учреждениеләрдә йөргәндә төбәк халкын иң зур борчыган проблемаларның берсе булган Чулманга авыллар уртасыннан төшә торган төп юллар.Аеруча җәйге айларда юл-транспорт һәлакәте чыгу куркынычы арта төшә.