Бел безнекеләрне!

2014 елның 18 гыйнвары, шимбә

“Гади мәктәп кенә түгел, ә лицей!“

Шәһәребезнең икенче санлы лицей директоры Салават Гыймранов Россия күләмендә “Ел директоры – 2013“ Почетлы исеменә лаек, ә ул җитәкләгән уку йорты - “Россия Федерациясенең 100 иң яхшы мәктәбе“ Бөтенроссия конкурсы лауреты!

 

- Салават Мәхмүтович, мондый зур уңышларның сере нидә?!

-  Урынбасарларым, команда бик көчле безнең. Һәр белгеч  үзенең эшен яхшы белә, башкара, мин  күзәтеп, җитәкчелек кенә итәм. Үзем генә берни эшли алмас идем. Кайда яхшы, файдалы яңалык күрәбез, үзебездә кулланабыз, һәрчак җиңүгә, омтылабыз, булсынга эшлибез.

- Педагоглыкның тамырлары кая барып тоташа?

- Көек-Ерыкса мәктәбендә беренче укытучым Гөлзифа Сафина хәреф танырга, кулымнан тотып язарга өйрәтсә,  математика укытучысы, көчле остаз, белгеч, Сәвия Фәләхиева мине республика олимпиадаларына алып барды, максатка омтылырга, һәрчак төгәл булырга өйрәтте. Аларга һаман рәхмәтлемен. Хатын да укытучы минем. Рус теле укытучысы Маргарита Михайловна белән дүртенче мәктәптә эшләгәндә танышып, өйләнештек.

- 1995нче елда, Яр Чаллы педагогика институтын тәмамлап кайтуга ук, сезне директор итеп Соколкага “сөргенгә“ җибәргәннәр. 22 яшьтә...

- Коллективта эшләргә беренче “сугышчан чыныгуны“ шунда алдым. Кешеләр язмышы өчен җаваплылык хисе тоярга өйрәндем.

- Бүген барыбыз да шуны яхшы аңладык: “яңа“ вакытка иске стандартлар белән “кереп“, яңа шәхесне формалаштыру бурычын традициядәге алымнар белән  генә башкарып чыгып булмый. Укытучының бүгенге көндә төп  роле нинди?

- XXI гасырда электрон мәгълүмат кырында тәрбияләнгән бала белән бер телдә аңлашу, аны теләсә нинди яңа ситуацияләргә дә адаптацияләшә ала торган һәрьяктан камил заманча шәхес итеп тәрбияләү. Без, табигый-фәнни юнәлештә интенсив үсүче инновацион мәгариф учреждениебездә моңа төрле яктан якын килеп омтылабыз

-Бәхет нәрсә ул?

-Тормышың бар яктан да түгәрәк, яраткан эшең, өеңдә, гаиләңдә тылың нык булу. Минем барысы да – Аллага шөкер!

 

Илдар Хәйруллин, укыту-мәгълүмат технологияләре буенча директор урынбасары:

-      Директорыбыз - акыллы, зирәк, квалификацияле, төрле яктан кызыклы шәхес, фәнне, техниканы, тормышны, кешеләрне яхшы белә. Үзе дә җигелеп эшли, безне мәҗбүр итми, үзаңыбызга таяна,  оста оештыра. Мәсәлән, быелгы уку елы башында “Лицейчы көне“ минипитрау форматында шәп үтте. Күз алдына китерегез: тынлы оркестр уйный, бөтен мәктәп бал күлмәкләреннән вальс әйләнә, һәр почмакта җанлылык: ярыш-конкурсларда актив катнашалар, кем батутта сикерә, кем шунда ясап бирелгән мамык ашап тора... Бик күңелле, истә калырлык булды.  Юкка гына без гади мәктәп кенә түгел, ә лицей шул! Мин нәкъ шушы уку йортында эшләвем белән горурланам.

 

Илфат Гыймранов, лицейның 6 “В“ сыйныфы укучысы, уку отличнигы, улы:

-      Беркөнне әти эше буенча безнең класска кергән иде. Мин дә, классташлар да аннан тамчы да курыкмыйбыз, әйбәт бит ул! Мине биш яшемнән “Олипм“ка йөрергә, хоккей уйнарга өйрәтте.  Үзе физкультура отличнигы, спорт мастерлыгына кандидат, чаңгы шуарга, хоккей уйнарга, биергә ярата. Өйдә әти минем белән математика, әни рус теле буенча шөгыльләнә. Районда “Ел укучысы“ булганым, рус теле буенча Россия күләмендә олимпиадада җиңгәнем дә бар. Гел укып кына утыра дип уйламагыз, энем - биш яшьлек Ильяс белән чана-чаңгы-тимераякта шуабыз, этебез Лайка белән уйныйбыз, әти-әни белән ял итәргә, балык тотарга табигатькә чыккан, Казанга аквапаркка да барган бар, күңелле алар белән бергә йөрү.  Мин җәй көне “Кама“, “Байтик“ лагерьларында ял иткәндә алар яныма килгәч  рәхәт булды. Үскәч, әти кебек булачакмын!

Кыскача

2008нче ел: мәктәп лицей статусы ала.

2010нче ел: 59 педагог “Укытучыга ноутбук республика акциясендә катнаша.

2011нче ел: лицей Мамадыш районында дистанцион укыту базасына әйләнә.

2012нче ел: лицей базасында укытучыларның беренче стажировкасы оештырыла; ЮНЕСКО Ассоциясе статусы ала; “Татарстан Республикасында Intel пилот проекты мәктәбе“ Бөтенроссия проектында уңышлы катнаша; биредә "ICL  КПО ВС" төбәк сервис үзәге эшли башлый.

2013нче ел: "Автомоделирование" техник иҗат база мәйданчыгы ачыла.

Бүгенге көндә икенче санлы лицей естественно-фәнни юнәлештә интенсив үсүче инновацион мәгариф учреждениесе. Биредә һәрьяктан камил шәхес тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Алсу Спиридонова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International