Татарстан прокуратурасында Россия Федерациясе прокуратурасының 292 еллыгына багышланган чаралар узды. Анда үзәк аппарат хезмәткәрләре, район һәм шәһәр прокурорлары, аларның урынбасарлары катнашты. Мамадыш районыннан прокурор Илсур Габдрахманов, аның урынбасарлары Әлфия Корчагина һәм Линар Әскаров барды. Күренекле дата белән Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков котлады, Россия прокуроры Юрий Чайка видеомөрәҗәгать белән чыкты. Мәртәбәле кунак булып килгән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да хокук сагында торучыларга үзенең иң җылы котлауларын һәм Казанда узган Универсиадада күрсәткән нәтиҗәле һәм оешкан һөнәри осталыклары өчен олы рәхмәтләрен җиткерде. Прокуратура органнары ветераннарына һәм фидакарь хезмәткәрләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләре танатаналы шартларда тапшырылды. Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында прокуратура темасын объектив һәм киң яктырткан өчен, ГТРК “Татарстан”, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, “Эфир” телерадиокомпаниясе белән беррәттән, Мамадыш ММЧлары да билгеләп үтелде. “ТАТМЕДИА” ААҖенең “Нократ” (“Вятка”) филиалы директоры Светлана Ханованы һәм коллективны ТР прокуроры шәхсән үзе тәбрикләде.
-Җурналистлар - сөйләүче прокурорлар, алар безнең якын дусларыбыз,-диде Илдус Нәфыйков. Республика прокуратурасының алга таба да халык хокукларын кыю яклап, закон һәм тәртип сагында уяу торачагын ассызыклады.
Темага
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан “ТАТМЕДИА” ААҖенең генераь директоры Фәрит Шәһиәхмәтов “ТАТМЕДИА” ААҖенең “Нократ” (“Вятка”) филиалы директоры-баш мөхәррир Светлана Хановага “Нократ” (“Вятка”) газетасы - 2013нче ел лидеры ” Дипломын тапшырды.