ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Якташыбыз 65 кг авырлыктагы кабак үстергән! Берсут–Сукачы авылында яшәүче Мөхәммәт Фәссаховны бу эшнең остасы дип тә атарга мөмкин. Икенче ел рәттән әлеге төр культурадан мул уңыш ала ул.
Бурычлыларны суд приставлары тикшерә. Торак–коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәүчеләрнең өйләренә киләчәкләр. Бу хакта бердәм исәпләү үзәгеннән кисәтәләр. Исемлек башында бурычлары 5 мең сумнан арткан гражданнар тора.
Мамадышлылар ирекле рәвештә аферистларга 35 мең сум акча биргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Айрат Баһауов җирле ММЧ өчен үткәрелгән матбугат киңәшмәсендә хәбәр итте. Биредә социаль мошенниклык турында сөйләштеләр.
Бәйрәм көннәрендә Мамадыш телевидениесенең иҗат төркеме ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә шәһәребез урамнарына рейдка чыкты. 
Мамадыш районы үзәк хастаханәсендә вич–инфекцияле ничә кеше исәптә тора? Быел туберкулез белән авыруның ничә очрагы теркәлгән? Хәлне кискенләштермәс өчен нинди чаралар күрергә? Дәвалау учреждениясендә үткәрелгән киңәшмәдә бу һәм башка сорауларга җавап эзләделәр.
Район мәдәният йортының спортзалы йөзләгән егет–кызларны берләштерде. Биредә мәктәп укучылары арасында узучы “Өмет стартлары” бәйгесен үткәрделәр. Иң көчлеләрне өстәл теннисы төрендә ачыклыйлар.
Районыбыздан Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларның 71 генә исән. Бу хакта Иҗтимагый советның чираттагы утырышында хәбәр иттеләр. Чарада Җиңү бәйрәменә әзерлек һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
Районда тагын бер ФАП кулланылышка тапшырылды. Бәйрәм алдыннан Чия башы авылында модульле бинаның кызыл тасмасын кистеләр. Мондый төрдәге сәламәтлек саклау объектларының саны төбәгебездә 12 тулды.
Кызларыбыз алтын медаль иясе, ә егетләрдә бронза! Мамадышта волейбол буенча Татарстан беренчелеге төгәлләнде. 
Мамадышта Сәяси репрессия корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу дата һәммә кешегә илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгалар турында искәртә. Ул вакытта миллионлаган совет халкы, шул исәптән, безнең райондашларыбыз да, сөргеннәр, лагерьләр аша узып, тоталитар система корбаннарына әверелде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International