Рейд

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Бәйрәм көннәрендә Мамадыш телевидениесенең иҗат төркеме ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә шәһәребез урамнарына рейдка чыкты. 

Әлеге чараның максаты– руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утыручыларны ачыклау, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны объективка алу. Беренче кичтә күбесенчә битараф әти–әниләр белән очраштык. Алар балаларының куркынычсызлыгы хакында бөтенләй дә кайгыртмый күрәсең. Көз, кыш, яз айларында юллардагы хәл аеруча кискенләшүен онытмаска кирәк.
Ә менә Халыклар бердәмлеге бәйрәме 1951нче елда туган райондашыбыз өчен озак вакытка истә калыр мөгаен. Бу көнне ул руль артына исерек хәлдә утыра. ЮХИДИ хезмәткәрләре аны Красная Горка авылы территориясендә туктаталар. Машина хуҗасын йөртүче таныклыгыннан мәхрүм иттеләр.
ЮХИДИ идарәсе кабаттан автомобильчеләрне юлларда игътибарлы һәм сак йөрергә, кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакыра. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International