“Өмет стартлары” бәйгесен үткәрделәр

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Район мәдәният йортының спортзалы йөзләгән егет–кызларны берләштерде. Биредә мәктәп укучылары арасында узучы “Өмет стартлары” бәйгесен үткәрделәр. Иң көчлеләрне өстәл теннисы төрендә ачыклыйлар.

Спорт бәйгесендә районыбызның 30 мәктәбеннән 1998–2001нче елларда туган укучылар катнаша. Залга 6 өстәл урнаштырылган иде. Катнашучылар ял иткән арада хөкемдарларга да ярдәм итәләр. Тренерлар әйтүенчә, хөкем итәргә өйрәнү үзе үк уңай күренеш булып тора. Бу яшьләргә тәҗрибә тупларга да ярдәм итә. 
Бәйгедә укучылар, аларның остазлары гына түгел, ә җанатарлар да катнаша. Владислав Квасников иптәшләренә көч биреп торырга килгән.

–Мин үзем дә өстәл теннисы белән шөгыльләнәм. Инде 5 елдан артык дип әйтергә була. Бу төр тизлекне, хәрәкәт итүне яхшырта,– ди Владислав Квасников. 11кл, 1 сош
“Өмет стартлары” бәйгеләре педагогик коллективлар арасында 11нче ел үткәрелә. Ул спортның берничә төрен колачлый. Нәтиҗәләр, гадәттәгечә, уку елы азагында ясалачак.

Өстәл теннисы буенча үткән ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, гомумкоманда беренчелеген шәһәрдәге 4нче санлы мәктәп коллективы яулады. Икенче баскычта 2нче санлы лицей спортчылары, бронза 3нче мәктәп командасында.
Авыл мәктәпләре арасында уртакирмәнлеләр җиңү яулады. Югары Ушма һәм Зур Шыя коллективлары икенче–өченче баскычларда.
Шәхси беренчелек буенча, җиңүче исемнәрен 1нче мәктәптән Эдуард Әгълиуллин, Җәнлек совхозыннан Диләрә Әдиятуллина, Югары Ушмадан Разат Садыков, Урта Кирмәннән Илсинә Мәрдәнова һәм коррекцияләү торак мәктәбеннән Денис Слабенко белән Алсу Мөбарәкшина яуладылар.
Җиңүче һәм призлы урыннарны алучылар кубок, грамота бүләкләр белән хөрмәтләнде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International