Иҗтимагый советның чираттагы утырышы

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Районыбыздан Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларның 71 генә исән. Бу хакта Иҗтимагый советның чираттагы утырышында хәбәр иттеләр. Чарада Җиңү бәйрәменә әзерлек һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

Мамадыш районының Хәлим Кәримов рәислегендәге Иҗтимагый совет оешмасы айга бер тапкыр җыелып теге яки бу мөһим мәсьәләләрне анализлый. Чираттагы утырышның көн тәртибенә ике юнәлеш алынган иде. Шәһәрдәге “Туган якны өйрәнү музее”ның эшчәнлеге һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышы.
Иҗтимагый советның даими комиссияләр рәисе Илнара Сафуанова беренче сорау буенча чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, шәһәрдәге “Туган якны өйрәнү” музееның бүгенге хәле бер дә канәгатьләндерми. Бинаның исеме язылган элмә такта да юк, диде ул. Билгеле булганча, берничә ел элек музей йортының тышкы һәм эчке яклары төзекләндерелгән иде. Хәзер төп эш композицияләр ясау, экспонатларны урнаштыруга калып бара. Әмма моның өчен финанс чаралары юк, дип аңлаталар.
Шушы ук теманы Иҗтимагый совет вәкиле Ирина Шишкина да дәвам итте. “Мәдәният елында да музей тулысынча эшләп китә алмый. Ничә елга сузылды бу ремонт. Ә музей районның йөзе булып тора”,– диде Ирина Шишкина.
Утырышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова искәртүенчә, шушы араларда төбәгебезгә грант акчалары кайтырга тиеш. Әлеге чаралар музей өчен тотылачак. “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына кадәр учреждение тулы көченә эшли башлаячак”,– диде Алена Смирнова.
Алга таба сүз Җиңү бәйрәменә әзерлек буенча барды. Утырышта хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә фронтовикларның 71 генә исән. Тыл ветераннарының саны 1900 тигез. Иҗтимагый совет вәкилләре әйтүенчә, һәр ветеранга индивидуаль караш булырга тиеш. “Социаль өлкәгә караучы оешмаларга, мәктәпләргә бу юнәлештә активлашырга кирәк”,– дип ассызыкладылар. Шушы көннәрдә район комиссиясе график буенча авыл җирлекләренә чыгып Җиңү бәйрәменә әзерлекне тикшерәчәк, ветераннар белән очрашулар көтелә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International