Район үзәк хастаханәсе базасына җенси юллар белән күчүче авыруларны кисәтү буенча комиссия утырышка җыелды

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Мамадыш районы үзәк хастаханәсендә вич–инфекцияле ничә кеше исәптә тора? Быел туберкулез белән авыруның ничә очрагы теркәлгән? Хәлне кискенләштермәс өчен нинди чаралар күрергә? Дәвалау учреждениясендә үткәрелгән киңәшмәдә бу һәм башка сорауларга җавап эзләделәр.

Район үзәк хастаханәсе базасына җенси юллар белән күчүче авыруларны кисәтү буенча комиссия вәкилләре чираттагы утырышка җыелды. Бүгенге көндә безнең районда хәл стабиль дип исәпләнә. 1нче ноябрьгә туберкулез белән авыручы 83 кеше теркәлгән. Аларның 31 актив ысул белән ачыкланган.

Вич–инфекциялеләргә килгәндә, диспансеризациядә 12 кеше исәпләнә. Аларның 6сы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр. 2014нче елда яңа очраклар ачыкланмаган.
Агымдагы елда сифилис белән зарарлануның 5 очрагы теркәлгән.

Статистика мәгълүматларына нигезләнеп, профилактика чараларын авылларда да көчәйтергә киңәш иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International