түләмәүчеләрнең өйләренә киләчәкләр

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Бурычлыларны суд приставлары тикшерә. Торак–коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәүчеләрнең өйләренә киләчәкләр. Бу хакта бердәм исәпләү үзәгеннән кисәтәләр. Исемлек башында бурычлары 5 мең сумнан арткан гражданнар тора.

Бурычларны хезмәт хакыннан тотып калу иң кырыс ысул түгел әле. Бу атнадан андый адреслар буенча махсус төзелгән комиссия рейдлар үткәрә башлады. Мондый чаралар ел азагына кадәр узачак. 


–Торак–коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычлары булган кешеләргә җиткерәсе килә, акчаларны вакытында түләү зарур. Киресенчә булган очракта, суд карары нигезендә приставлар милеккә арест салу хокукына ия,– диде суд приставы башкаручысы Илшат Галимуллин.
Бу атнада алар шәһәребезнең Төзүчеләр, Кызылармияче урамнарында урнашкан бурычлы йортларда булдылар. Суд приставлары милекне бәяләп, акт төзи. Андыйларга ТКХ өчен бурычларын каплаудан тыш, суд чыгымнарын да түлисе була. Шунлыктан, эшне судка кадәр җиткермәү шарт.
Эш урыным юк, диючеләргә дә җавап әзер, аларны эшкә урнаштырырга ярдәм итәчәкләр. 
–Гражданин 5нче ноябрь көнне безгә мөрәҗәгать итәчәк. Без аңа мәшгульлек үзәгенә юллама тапшырабыз. Аңа эш урыны табылачак,– диде Илшат Галимуллин.
Бердәм исәпләү үзәге хезмәткәрләре ассызыклавынча, бурычлы кешеләр җәзасыз калмаячак. Әгәр дә түләргә бөтенләй мөмкинлек булмаса, кичекмәстән бердәм исәпләү үзәгенә барып, гариза калдырырга кирәк. Андыйлар өчен индивидуаль график төзеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International