Якташыбыз 65 кг авырлыктагы кабак үстергән

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Якташыбыз 65 кг авырлыктагы кабак үстергән! Берсут–Сукачы авылында яшәүче Мөхәммәт Фәссаховны бу эшнең остасы дип тә атарга мөмкин. Икенче ел рәттән әлеге төр культурадан мул уңыш ала ул.

Безнең иҗат төркеме килгәндә, кабак үстерү остасы район үзәгенә киткән иде, йортта аның иптәше Минзилә апа каршы алды. Аның әйтүенчә, гаилә башлыгы Мөхәммәт абый Фәссахов үстегән кабакларны күрергә килүчеләр бер без генә түгел икән. Берсеннән–берсе зуррак яшелчәләр белән хозурланырга Берсут–Сукачы авылының олысы да, кечесе дә килә,– ди хуҗабикә. Янәшәләрендә фотога төшүчеләр дә булган.
–Кабакны болай күпләп икенче ел гына үстерәбез. Узган елны да уңыш мулдан булды. Иң зурысы 53 кг–лы иде. Орлыгын туганнар бирде. Бернинди сере дә юк. Бәрәңге арасына төртеп чыктык та, үзе үсте инде. Быел мондый зурлары 8 данә булды,– ди Минзилә Фәссахова.
Быелгы кабакларның иң авыры 65 килограммлы булган. Аларны бер җирдән икенче урынга күчереп йөрүе дә мәшәкатьле. Тәгәрәтүе кулайрак, диләр. 
Әмма бу кабак белән рекордлар китабына кереп булмый. Дөнья тарихында 7– 9 центнер авырлыгына кадәр үскән кабаклар да очраган. Минзилә апа әйтүенчә, уңышның берничәсен туганнарына илткәннәр. “Башкаларын күрше–күләнгә өләшәм һәм бәлеш пешерәчәкмен”,– диде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International