Яңа ФАП кулланылышка тапшырылды

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Районда тагын бер ФАП кулланылышка тапшырылды. Бәйрәм алдыннан Чия башы авылында модульле бинаның кызыл тасмасын кистеләр. Мондый төрдәге сәламәтлек саклау объектларының саны төбәгебездә 12 тулды.

Әлеге ФАП ике авылга хезмәт күрсәтәчәк. Чия башы һәм Әҗмәк торак пунктларында барлыгы 450 кеше исәпләнә. Фельдшер Алсу Шамбазова әйтүенчә, хәзер ул халыкны заманча шартларда кабул итәчәк. 

Алсу Шамбазованың сәламәтлек саклау тармагында 20 еллык стажы бар. Элекке шартлар белән хәзергесен якын да куя торган түгел, ди ул. Модульле ФАП федераль программа ярдәмендә торгызылган. Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Уз чыгышы азагында төзүчеләргә рәхмәт белдереп, мактау хатлары тапшырды.

Соңгы берничә елда районыбызда дистәдән артык модульле ФАП ачылды. Чия башында ачылганы 12нче объект.
Ел башыннан гына да районда 4 яңа ФАП ачылды. Шуларның өчесе модульле биналар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International