Мамадышта волейбол буенча Татарстан беренчелеге төгәлләнде

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Кызларыбыз алтын медаль иясе, ә егетләрдә бронза! Мамадышта волейбол буенча Татарстан беренчелеге төгәлләнде. 

30нчы октябрьдән 1нче ноябрьгә кадәр шәһәребездә волейбол буенча ТР беренчелеге узды. Бәйге 1998–1999нчы елларда туган кызлар һәм егетләр командалары арасында үтә. Иң көчлене ачыкларга дип җөмһүриятебезнең 22 районыннан 19 үсмерләр һәм 17 хатын–кызлар командалары килде. Ачылыш тантанасында республика категориясендәге баш хөкемдар Алексей Овощников белдергәнчә, бу ярыш катнашучыларның саны ягыннан иң эреләрдән санала. 3 көн дәвам иткән бәйге 300 артык волейболчыны берләшетерде.
Очрашулар “Олимп” спорткомплексы һәм 3нче санлы мәктәп базаларында үтә. Финалга Баулы, Мамадыш, Алексеевский районнарының егетләр командалары һәм Буа, Алексеевский, Мамадыш төбәкләренең кызлар төркемнәре чыкты.
Егетләр командалары арасында иң матур уенны Баулы спортчылары күрсәтте. Алексеевский һәм мамадышлылар икенче–өченче урыннарны бүлештеләр.
Кызлар командалары арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1нче баскычта Мамадыш районы. Икенче һәм өченче урыннарда Алексеевский белән Буа волейболчылары.
Әлеге ярышка безнең команданы Вера һәм Илгиз Әхмәтшиннар әзерләде.
Спортчыларны һәм тренерларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз!!!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International