“Созвездие – Йолдызлык“

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Дүшәмбе көнне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Созвездие – Йолдызлык“ эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә стипендияләр тапшырды. Аның патронажы астында узучы әлеге чарага быел 15 ел тулды. Агымдагы елда фестиваль Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланды.

Әле кайчан гына шәһәр масштабындагы яшьләр чарасы буларак старт алган фестиваль бүген Россия  күләмендәге мәдәни чарага әверелде. Быелгы “Созвездие – Йолдызлык“та Әстерхан, Ульян, Чиләбе өлкәләреннән, Удмуртия, Мари республикаларыннан, ил башкаласы Мәскәүдән дә катнашканнар. Агымдагы елда фестиваль Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Әлеге чара нинди тема астында узмасын, ул җөмһүриятебездә меңләгән яшь талантларны үзенә җәлеп итә торган иң күркәм проектларның берсе, дисәк тә, ялгыш булмас.

Безнең районда гына да беренче этапта Мамадыштан, авыллардан меңгә якын бала сәхнәгә чыгып, “бил алыша“. Зона турына иң-иңнәрен сайлап алу өчен мәртәбәле жюрига да шактый гына тир түгәргә туры килә. Шунысы сөенедерә, соңгы өч елда безнең берничә номер башкалабыз Казанда узучы гала-концертларда катнашу бәхетенә иреште. Моннан ике ел элеккеге вакытка күз салыйк әле. Безнең биш номер республика финалында беренче урынны яулады. Мәгълүм булганча, бер үк уңышка ирешүләре, ай-һай, бер дә җиңел түгел. Хореографик коллективларыбыз өч ел рәттән инде уңышлы чыгыш ясадылар. “Радуга“ һәм “Кристалл“ төркемнәре былтыр үз номинацияләрендә икенче урыннарны яуладылар. “Непоседы“ бию төркеме, Дмитрий Пономарев, Инсаф Шәрифуллин – “Конферансье“, Гүзәл Хәйриева “Вокал“ номинацияләрендә үз яшьтәшләре арасында өченче булдылар. Финалда югары бәяләнгән дүрт номерыбыз фествальнең “Пирамида“ күңел ачу комплексында узган гала-концертында катнашты. Бу урында Дмитрий Пономарев турында берничә сүз әйтәсе килә. Шәһәрдәге 2нче санлы лицейда белем алучы Дима өченче ел инде башкалабызда узган финал бәйгеләрендә катнаша. Тырышлыгы, үҗәтлеге аңа быел, ниһаять, уңыш китерде: өченче сыйныфны тәмамлаган егетебез җиңү яулады.

-Сәхнәгә чыгар алдыннан әзрәк дулкынлану булды инде. Әмма бирешмәдем. Президент кулны кысып бүләк тапшырганда аеруча күңелле булды. Моннан тыш, аквапаркка һәм Универсиада авылына сәяхәт кылу мөмкинлеге тудырылды,- ди Дмитрий Пономарев.

“Кристалл“ бию төркеменең чыгышы да финалда мәртәбәле жюри тарафыннан беренче урынга лаек дип табылды. Гүзәл Хәйриева, Алисә Хәсәншина да фестивальнең хәлиткеч этабында катнаштылар. Алар һәм “Каприз“ бию төркеме үз яшьтәшләре арасында быел өченче булдылар. Алар арасыннан “Кристалл“,  Дима һәм Гүзәл “Пирамида“да чыгыш ясау бәхетенә иреште.

-Без “Созвездие-Йолдызлык“ фестивалендә 4нче тапкыр катнашабыз. Быел 1нче урынны алдык. Бүләкләр һәм медальләрне безгә Президент үзе тапшырды. Бу бәйге безгә бик ошый. Яңа дуслар табабыз,- ди “Кристалл“ төркеме биючеләре.

-Фестиваль яңа талантлар ачарга мөмкинлек бирә. Балалар анда катнашып тәҗрибә туплыйлар. Республика һәм район җитәкчелегенә балаларга шатлык бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез,- диде Гөлнара Гарипова.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәрвакытта да талантларны үстерүгә, гомумән, сәнгатькә зур игътибар бирә. Аның “Пирамида“да җиңүчеләрне тәбрикләгәндә әйткән:

“Бу искиткеч концертның бөтен матурлыгын күрә алыр өчен фестивальгә зур концерт залы кирәк“,– дигән сүзләрен балалар һәм яшьләр өчен үткәрелә торган әлеге мәдәни чараның гомере озын булачак, дип кабул итәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International