31 май – Тәмәкегә каршы көрәш көне иде.

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

31 май – Тәмәкегә каршы көрәш көне иде. Майның соңгы көнендә һөнәри көллият вәкилләре әлеге дата уңаеннан Нократ Яр буенда райондашларны сәламәт тормыш рәвешенә чакырды.

Ел саен Россиядә тәмәке тарту аркасында 300 меңгә якын кеше үлә, бу исә гомуми үлем-китемнең 25 процентын тәшкил итә икән. Табиблар әйтүенчә, Россиядә 60 процент ир-ат, 25-30 процент хатын-кыз тарта. Россия тәмәке тарту буенча дөньяда дүртенче урында тора һәм шул ук вакытта тәмәкегә ихтыяҗ үсә бара. Күп тартучыларның 63 процентында үпкәләрдә яман шеш авыруы барлыкка килә. Әлеге саннарга битараф калмыйча шәһәребезнең 87 нче санлы һөнәри көллияте тәмәкегә каршы көрәш игълан итте. Алар Нократ Яр буенда, 31 май - тәмәке тартуга каршы көрәш көне уңаеннан, флэшмоб, веломарафон оештырдылар.

-         Әлеге идеяны иң беренче чиратта студентлар тәкъдим итте, без исә хуплап алдык. Чарага студентлар гына түгел, бар район халкы тартылды,-диде Вера Файзреева.

Веломарафонга студентлар гына түгел, төрле буын вәкилләре дә кушылды. Маршрут “Нократ Яр буе-шәһәр базары-Нократ Яр буе” иде. Әлеге чакрымнарны аларны 10 минут дигәндә үттеләр. ҺК директоры Николай Егоровны да велосипедта күрергә мөмкин иде.

- Чара инициаторы ҺК булганга гына түгел, ә үзем дә сәламәт тормыш рәвеше яклы булганга күрә марафонга кушылдым. Оныгымны да үзем белән алып чыктым. Без һәр кичне шулай шәһәр урамнарын велосипедта әйләнеп керәбез. Сәламәт яшәү рәвеше алып барганга күрә миңа тиздән 18 тула да инде, дип яхшы кәефе белән уртаклашты Николай Егоров.

 

- Тәмәке тартырга, наркотик куллану тыела. Без моны яхшы беләбез. Башкаларга да киңәш итәбез. Мин үзем балыкчы, су коенырга, йөгерергә яратам. Сәламәт тормыш рәвеше яклы мин, диде Евгений Памасов.

 

- Мин дә спортчы. Футбол, хоккей, йөзү,велосипедан башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм, диде Ольга Добурдаева да.

 

Менә шундый спорт җанлылар җыелган иде бу көнне Нократ Яр буена. Сүз уңаеннан, әгәр тартучы авызына тәмәке төтене алып, аннары аны яулык аша өреп чыгарса, ак тукымада коңгырт сары тап калачак. Менә шул тәмәке дегете була. Анда яман шеш китереп чыгара торган матдәләр бик күп. Әгәр дә кроликның колагына тәмәке дегетен берничә тапкыр тидерсәң, йорт хайванында рак китереп чыгара торган шеш (неоплазма) барлыкка киләчәк. Тәмәкедә булган агулы матдәләрне барлап чыгу үзе генә дә ни тора: аларның санын мең ике йөзгә кадәр санап чыгарганнар! Тәмәке төтенен суырыр алдыннан мең кат уйлану, хәерле. Концерт номерлары белән үрелеп барган әлеге флэшмоб райондашларны тагын бер кат уйланырга этәрми калмагандыр.

 

 

 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International