Түбән Яке урта мәктәбе директоры Фоат Насыйбуллин “Батырлар эзеннән“ дип аталучы бик үзенчәлекле китап бастырды. Анда Бөек Ватан сугышына китеп башларын салган һәм исән кайткан, сыгыш елларында тылда фидакарь хезмәт куйган бөтен авылдашлары да мәңгеләштерелгән. Фронтовикларның батырлыклары архив документларында яңара. Төрле дәрәҗәдәге орденнар һәм медальләргә лаек булучыларның “Бүләкләү кәгазьләре“, фоторәсемнәре дә китапта урын алган. Архив материаллары соңгы елларда каһарман авылдашларының батырлыкларын мәңгеләштерү йөзеннән башкарылган чаралардан төшерергән фоторәсемнәр белән дә баетылган. Ә яу кырында ятып калган авылдашларының һәркайсының кайчан туулары, фронтка алынулары, нинди хәрби частьларда сугышулары, бүләкләре, кайчан һәлак булулары яки хәбәрсез югалулары турында барлык мәгълүматларны табарга мөмкин.