Татарстаннң өч районында урманны торгызу эшләре төгәлләнгән. Мамадыш урманчылары да беренчеләрдән булып әлеге заданиене уңышлы үтәделәр. Урман культуралары утыртуны һәм эррозиягә каршы агачлар утыртуны төгәлләделәр. Яшь үсентеләр 28 гектар мәйдан били. Тагын 37 гектарда коргшан агачлар киселеп, кәлшәләр утыртылган. Бер гектарда чыршы, нарат, каен һәм башка агачлар чәчелгән. Алар 2 миллион төп яшь үсентегә әйләнәчәкләр. Байтак өлеше Мамадышыбызны яшелләндерүдә дә кулланылачак.