Мамадыш яшьләре “Якты ишегалды“ акциясендә катнашты.

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Мамадыш яшьләре “Якты ишегалды“ акциясендә катнашты. Хезмәт өмәсе кысаларында алар балалар мәйданчыкларын буядылар.

Мамадыш яшьләре шәһәрнең Ушма аръягы өлешендә балалар мәйданчыкларын буяды. Әлеге чара “Яшь депутат мәктәбе“ проектында катнашучылар, яшәләр парламенты вәкилләре тарафыннан оештырыла. Акция “Якты ишегалды“ исеме астында уза.

Шимбә иртәсен алар Мамадыш ишегалларының берсендә уздырдылар. Кулларына кисточкалар тоткан инициативалы яшьләргә шәһәр халкы да теләктәшлек белдерә. Бу тирәләрдә яшәүчеләр әйтүенчә, Давыдов урамы, 42 йортындагы мәйданчык чыннан да ремонт таләп иткән. Моңарчы оештырылган традицион хезмәт өмәләрендә чүп-чарларны гына җыештырганнар.

Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең кайберләре контролер ролендә. Алар эш барышын тәрәзә аша күзәтеп торды.

Халык арасында әлеге чараны бик үк өнәп бетермәүчеләр дә булган. “Буялган мәйданчыкка балаларны чыгарып булмый“,- дип белдерә алар. Әмма монысы инде дөрес фикер түгел.

“Яшь депутат мәктәбе“ проектында катнашучылар әйтүенчә, мондый чараларны алга таба да дәвам итәчәкләр. Акцияләр үткәрү, файдалы эш-гамәлләр кылу белән шөгыльләнәчәкбез,- ди алар.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International