Көрәш буенча республика махсус балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең түбәсе яңара. “Мамадыштөзү“ җәмгыяте хезмәткәрләре аның җылылык изоляциясен, су агу юлларын яңарталар, түбәне профнастил белән ябалар. 1 миллион 600 мең сум акча республика бюджетыннан бүленгән. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе быел “Үтемле мохит“ программасына да кертелгән. Учреждение җитәкчелеге бинада эчке ремонт эшләре үткәрергә, тәрәзәләрен пластикка алыштырырга да җыена.