“Игътибар – балалар!“ профилактик чарасы үткәрелә

2015 елның 29 мае, җомга

Юлларда балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатында, ел саен “Игътибар – балалар!“ профилактик чарасы үткәрелә. Агымдагы елда ул 15нче майда старт алды һәм 15нче июньгәчә дәвам итәчәк.

Николай Михайлов

Кызганычка каршы, юлларда балалар катнашында һәлакәтләр зур проблема булып кала бирә. Быелның дүрт аенда Татарстанда алар катнашында теркәлгән 135 юл-транспорт һәлакәтендә дүрт бала һәлак булса, 138е төрле тән җәрәхәтләре ала. Бу яктан Мамадыш районы әлегә “имин“ төбәкләрдән санала. Әмма безгә тынычланырга кирәкми. Узган елга күз салыйк әле. 19нчы майдан алып 19нчы июньгә чаклы дәвам иткән акция вакытында балалар катнашында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Аллага шөкер, аларда бер кеше дә зыян күрми. Кайбер ата-аналар ул-кызларын махсус кәнәфигә утыртырга “оныталар“. Былтыр шундый 16 очрак теркәлә. 12-16 яшьлекләрне куркынычсызлык каешлары белән эләктермәүнең 8 очрагы да уйландырырга тиеш. Балалар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуга килгәндә, велосипед, мотоцикл һәм мопед белән йөрүдә кагыйдәләр бозылуның 13 очрагы теркәлде узган ел.

Быел да акция кысаларында ЮХИДИ хезмәте тарафыннан күп кенә чаралар үткәреләчәк. Бер ай дәвамында водительләргә дә җаваплылык өстәлә. Балаларны транспорт чарасында саклану чаралары белән йөртергә, җәяүлеләр чыга торган урыннарда һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеген исләреннән чыгармасыннар иде алар. ЮХИДИ хезмәткәрләре яшь испекторлар, ПДН һә УУП белән берлектә рейдлар уздырачак. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында дәресләр, әңгәмәләр, инструктажлар үткәрү күз уңында тотыла. Пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче предприятиеләр дә дә читтә калмаячак. Ата-аналар да балаларын урамга чыгарганда транспорт күп йөри торган урыннардан читтә булуларын таләп итәргә тиешләр. Ике тәгәрмәчле транспорт чаралары белән йөргәндә дә олы юллардан читтә йөрү комачау итмәс. Ата-аналар шуны исләреннән чыгармасыннар: әгәр нинди дә булса юл-транспорт һәлакәте аларның балалары гаебе белән була икән, җаваплылык үзләре өстенә төшәчәк. Шуңа күрә, быелгы айлык кысаларында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт испекциясе хезмәткәрләренә балалар белән бәйле булган беркетмәләр язырга насыйп итмәсен иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International