1 июнь– Халыкара балаларны яклау көнен Мамадышыбызда зурлап билгеләп үттеләр.

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

1 июнь– Халыкара балаларны яклау көнен Мамадышыбызда зурлап билгеләп үттеләр. Шул уңайдан, шәһәрнең төрле почмагында көн дәвамында бәйрәм чаралары узды. Кечкенә Сабантуйлар, асфальтка рәсем ясау конкурсы, төрле уеннар, ярышлар яшь буынны битараф калдырмый. 

 

Кичә иртәнге ун сәгатьтә Совет урамындагы үзәк мәйданда балалар өчен кечкенә Сабантуй узды. Теләгән һәркем төрле уеннар, кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар. Әлеге чара өчен балалар һәм яшүсмерләр йорты җаваплы. Учреждение хезмәткәрләре әйтүенчә, сабыйлар бу чараларда бик актив катнашалар.

Шәһәребезнең Җиңү паркында да бәйрәм рухы иде бу көнне. Чаралар “Балачак- ул без” исеме астында үтә. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре кызыклы бәйге һәм конкурсларны тәбрикләүләр, концерт номерлары белән чиратлаштырып алып барды. Иң элек “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге“ республика конкурсының район турында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Котлауларны икенче санлы лицейдан Азалия Шәйхетдинова белән Ильяс Муллахмәтов, 4нче мәктәптән Екатерина Костина белән Мурат Сидимиров һәм Көек-Ерыксадан Искәндәр Зиннуров кабул итә. Шушында ук иң актив әти-әниләр дә хөрмәтләнде.

Җиңү паркы сәхнәсендә алга таба иншалар конкурсы җиңүчеләре тәбрикләнде. “Нократ“ (“Вятка“) редакциясе һәм үзәк китапханә оештырган иҗади ярыш Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында игълан ителгән иде.

Чираттагы тәбрикләү тантанасы “Күңел җәүһәрләре“ альманахын төзүдә катнашучылар өчен узды. Әлеге җыентыкка үзләре өчен генә дип иҗат итүче 65 шәхеснең әсәрләре тупланган.

Оештыручылар нәни шәһәрдәшләребез өчен кызыклы уеннар һәм концерт программасы да әзерләгән иде.

Ә шулай да бәйрәм көнендә балаларны иң күп җыйган урын Нократ яр буе булгандыр мөгаен. Чөнки бу көнне һәр аттракционның теләсә кайсысында йөрү бушлай тәкъдим ителде.

Сабыйларның якынча санын котрольдә тоту өчен “Шәһәр хуҗалыгы” предприятиясе хезмәткәрләре бушлай билетлар өләшкән булган. Гадәти көннәр белән чагыштырганда аерма шактый,– ди алар.

–       Башка көннәр белән чагыштырганда аерманы үзегез дә күрәсез. Керү юлында озын чират. Көндезге 1дә ачылган идек. Кичке 21 сәгатькә кадәр эшлибез. 19 сәгатькә меңнән артык бала ял иткән иде.  Мөмкинлекләре булган ата-аналар сабыйларын көндез алып килде. Эштә булганнары хәзер килә,– ди “Шәһәр хуҗалыгы” предприятиясе директоры Дамир Муфахаров.

Төсле музыкаль фонтанда да бу кичтә бары тик балалар җырлары гына яңгырады.

Балаларны яклау көне Нократ яр буендагы концерт мәйданчыгында төгәлләнде. Биредә Мамадыш халкы һәм кунакларга Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе мөгаллимнәре, шушы уку йортында тәрбияләнүчеләр концерт программасы тәкъдим итте. Сәхнә алдында кызыклы уеннар үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International