Мамадыш мини–футболчылары беренче

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Спортчыларыбыз үзләренең җиңүләре белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Җанатарларга чираттагы бүләкне ир-егетләребезнең мини-футбол буенча “Олимп” командасы ясады. Спортның әлеге төре буенча Татарстан беренчелегенең финал бәйгеләрендә ирешелде моңа. Хәлиткеч уеннар Түбән Ушма авылындагы спорт комплексында үткәрелде. Иң көчле коллектив исемен яулау өчен җөмһүриятебезнең ун командасы җыелды. “Олимп”ка 25-27нче апрельләрдә узган бәйгеләрнең финал уеннарына чыгар өчен дүрт командага каршы уйнарга, мөмкин кадәр күбрәк очко тупларга кирәк иде. Кодыр Мамонов шәкертләре алларына куелган бурычны уңышлы үтәп чыктылар. Алар Балтач районы футзалчыларын – 7:5, урыссулыларны һәм  Яңа Чишмә командасын – 6:3әр исәбе белән бирелдерделәр. Ә Кукмара уенчылары белән булган очрашу 4:4 белән тәмамланды. 
Беренче ярымфиналда Урыссу белән Саба районының Шәмәрдән бистәсе футзалчылары очрашты. Исәп 4:2 белән икенчеләре файдасына тәмамланды. Икенче ярымфиналда исә, безнекеләр керткән алты тупка Байлар Сабасы уенчылары бер белән генә җавап бирделәр. Шулай итеп финалда мамадышлылар Шәмәрдән командасы белән очрашты. Кунаклар беренче булып безнең капкага туп кертсәләр дә, алга таба егетләребез инициативаны кулларыннан ычкындырмадылар. Исәпнең 6:2 белән “Олимп” файдасына төгәлләнүе шул турыда сөйли. Өченче урында Урыссу командасы. Алар моңа Байлар Сабасы коллективын 2:1 исәбенә бирелдереп ирештеләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International