Мамадышлылар җәйгә керә

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

Ягу сезоны тәмамлана. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, тышкы һаваның уртача температурасы торак фондын һәм муниципаль учреждениеләрне җәйге режимда эксплуатацияләрлек дәрәҗәгә җитү сәбәпле, 2013-2014нче елларның ягу сезонын 1нче майдан төгәлләү турында карар кабул итте. Әлеге карарда “Мамадыш җылылык челтәрләре” предпритиесенә, кисәк салкынайтып җибәргән очракта беренче чиратта сәламәтлек саклау, балалар учреждениеләрен җылылык белән тәэмин итә башлау өчен, тотрыклы җылы һава урнашканчы, җылылык бирү чыганакларын һәм системаларын әзерлектә тотарга кушылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International