Районның иң көчле ир–аты билгеле булачак

2014 елның 25 апреле, җомга

Мамадышның иң көчле ир–егетен ачыклаячаклар. 27нче апрель көнне Түбән Ушмадагы “Дуслык” спорт–сәламәтләндерү комплексында пауэрлифтинг буенча ир–атлар арасында район чемпионаты үтә. Ярыш 13 сәгать 30 минутта башлана, катнашырга теләүчеләргә 12 сәгать 30 минутка кадәр килергә кирәк. Чемпионат 4 авырлык үлчәве буенча оештырыла. 65, 75, 90 килограмм һәм аннан авырраклар арасында иң–иңнәр билгеләнәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International