Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ял көннәрсез эшли

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

Мамадыш кырларында авыл хуҗалыгы техникасы тавышлары көннән–көн күбрәк ишетелә башлады. 28нче апрель иртәсенә язгы бөртеклеләр 620 гектар мәйданда чәчелгән иде. Лидерлык “Нократ” агрофирмасы һәм “Шакирҗанова” КФХ хезмәтчәннәре кулында. Алар билгеләнгән планның 10 % өлешен үтәгәннәр. Азык культураларын чәчүгә килгәндә, аграрийлар 810 гектар мәйданда эш башкарган. Куелган план 4,3 % үтәлгән, дип хәбәр итә Мамадыш районы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе. Бу юнәлештә алдынгылыкны “Тәкәнеш” агрофирмасы әйдәп бара.

Башка эшләргә килгәндә, күпьеллыкларны минераль ашламалар белән тукландыру 69,2 %, уҗымнарны ашлау 49,7 % башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International