Мамадыш сәхнәсендә Тинчурин әсәре

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Режиссер Марат Баязитов җитәкчелегендәге Мамадыш халык театры тамашачыга Кәрим Тинчуринның “Мәзәкчән ашчы” дип исемләнгән җиңел комедиясен тәкъдим итте. Әсәрне автор 1936нчы елда иҗат иткән. Әмма ул моңа кадәр җыентыкларда да басылмаган, театрлар тарафыннан да сәхнәләштерелмәгән. Вакыйгалар узган гасырның 30–40 нчы елларында бара. Режиссер әйтүенчә, сәхнәгә чыгарганчы, пьесага бераз гына үзгәрешләр дә кертергә туры килгән.  
Пьесаның төп герое Шаһиәхмәт Бадамшин исемле пешекче. Әлеге рольне район мәдәният йорты хезмәткәре Айназ Нургалиев башкарды. Шушы спектакль белән Мамадыш халык театры көз аенда “Идел–Йорт” фестиваленең финалында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International