Хатын-кыз волейболчыларыбыз Минзәләдә узган Татарстан чемпионатының финал бәйгеләреннән өченче урынны яуладылар. Нигезен яшүсмер кызлар тәшкил иткән командабыз өчен начар күрсәткеч түгел бу. Кызларыбыз үз төркемнәрендә (финалда тугыз команда ике төркемгә бүленеп уйный) Әлмәт, Арча һәм Сарман районнары командаларын җиңеп, ярымфиналга чыгалар. Кызганычка каршы, әлеге стадиядә безнекеләр кискен көрәштә буалыларга 2:1 исәбе белән җиңеләләр. Өченче урын өчен барган очрашу да киеренке уза. “Олимп” Сарман районы волейболчыларын 2:1 исәбе белән бирелдерәләр. “Финал бәйгеләрендә барлык очрашулар да диярлек өч партиядән торды”, – ди безнең команда тренеры Вера Әхмәтшина