Мамадыш сыерлары көн саен 14,6 килограмм сөт бирә

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

Районның агросәнәгать оешмаларында һәм фермерлык хуҗалыкларында көн саен 112787 кг сөт савып алалар. Әлеге сан узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 27569 кг күбрәк. Һәр сыердан көн саен уртача 14,6 кг сөт савып алалар. Бу тармакта лидерлыкны берсүзсез “Азык–төлек программасы” агросәнәгать комплексы алып тора. Хуҗалыкта 2000 баш савым сыеры исәпләнә. Терлекчелек комплексында тәүлегенә 48 мең килограммнан артык сөт җитештерәләр. Бер баш малга 24,4 кг туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International