Мамадыш көрәшчеләре Чистайдан кайтты

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Районыбызның 1996-1997нче елларда туган яшүсмерләребез Чистайда үткән  татар-башкорт көрәше буенча республика беренчелегеннән дүртенче урын белән кайттылар. Спортчылар телендә “стенага стена” бәйгесендә безнекеләр кукмаралыларга оттыру аркасында дүртенче урынны яулады. Иң беренче булып, командабыз Бөгелмә вәкилләре белән очраша. Тугыз авырлык үлчәвендә көндәшләребезнең берсе дә егетләребездән өстен була алмый. Яр Чаллы һәм Байлар Сабасы көрәшчеләре белән булган бил алышуда иң авыр үлчәүдә чыгыш ясаган Динар Гыйззәтуллин безгә хәлиткеч очколар китерә. Командабыз ике коллективны да 5:4 исәбе белән җиңү бәхетенә ирешә. Нәтиҗәдә, Татарстан беренчелеген откан Кукмара районы командасы егетләребезгә югары баскычка күтәрелергә юлны бикли. Шулай булуга кармастан, ярышларда 39 команда катнашуын истә чыгармаска кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International