ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2014 ел
чәршәмбе

 Җирле үзидарәләр органнары каршында халык белән бергә хәл итәсе проблемалар хәттин ашкан. Автомобиль юлларын тәртиптә тоту һәм ремонтлау, торак пунктларындагы урамнардагы утларны карап тору, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерү, тәртиптә тоту һәм ремонтлау, кешеләр өчен ял итү урыннары булдыру, территорияләрне яшелләндерү һәм башкалар. Әлеге проблемаларны хәл итүдә граҗданнарның ирекле рәвештә җыйган (самообложение) акчалары мөһим роль уйнаячак. Күпме сумма җыелуга карап, ул республика бюджетыннан 4 тапкыр зуррак суммада субсидияләнәчәк. Ягъни, кешедән 1 сум җыелса, республика бюджетыннан 4 сум бүленеп биреләчәк. Шушы нисбәттән, апрель аенда авыл җирлекләрендә әлеге мәсьәләгә кагылышлы референдумны 1нче июньдә үткәрергә дигән карарлар кабул ителде.

Быел табигать тагын пошаманга салды. Май ае башыннан, өч атна буе, җирнең яңгыр күргәне булмады.

27
май, 2014 ел
сишәмбе
«Шушында гына куйган идем...»
1975 елның 25 апрель төнен мәңге онытасым юк. Әтиебезнең: “Балалар, әкрен генә торып киенегез, янабыз!” – дигән сүзләренә коелдым да төштем.
Кирәмәт елгасы янында, уйсулыкта, тирә-ягын таулар уратып алган туган авылым Уразбахтыдан  ерак түгел истәлекле урын – Изгеләр чишмәсе бар.

26
май, 2014 ел
дүшәмбе

Әрвахларны зиярәт кылу йоласы күптәннән, ерак бабаларыбыздан ук килә. Ул безнең үткән буыннарга хөрмәтебезне дә, зыялылык дәрәҗәбезне дә күрсәтә.

Һөнәри бәйрәмебез Татарстан матбугаты көне уңаеннан баш мөхәрриребез Светлана Хановага Уфада булырга туры килгән, ул анда Башкортостан Республикасы матбугат һәм массакүләм  мәгълүмат чаралары агентлыгы коллегиясе утырышында катнашучы буларак чакырылган иде.
Агымдагы елның 1нче апреленнән 15нче июленә чаклы Россиядә Хәрби Көчләргә язгы чакырылш барачак. Мамадыш муниципаль районы буенча чакыру планы узган елгы яздагы кебек – 65 кеше. 
Мамадышта олысы да, кечесе дә спортны сөюе беркемгә сер түгел. Соңгы елларда өлкән яшьтәгеләребез дә “тик ята“ белмиләр: республика күләмендә оештырылган төрле бәйге-турнирларда катанашалар. 

Мамадыш данын бөтен дөньяга таныткан Яруллиннар бүгенге көндә дә күңелләрдә  тирән саклана. Фәрит Яруллинның “Шүрәле“ балеты куелмаган сәхнә дөньяда бар микән?


22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Соңгы елларда шәһәребез урамнарында ике тәгәрмәчле, двигательле хәрәкәт итү чаралары шактый артты. Кызганычка каршы, алар бүгенге көндә үзләреннән “дәүрәк“ башка транспорт чаралары хәрәкәтенә комачаулык тудыралар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International