Мамадышта олысы да, кечесе дә спортны сөюе беркемгә сер түгел. Соңгы елларда өлкән яшьтәгеләребез дә “тик ята“ белмиләр: республика күләмендә оештырылган төрле бәйге-турнирларда катанашалар. Узган якшәмбе көнне унбер пенсионерыбыз башкалабызда пенсионерлар өчен оештырылган “Өченче яшь“ исеме астында үткән дүртенче республика Спартакиадасында катнаштылар. Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган әлеге спорт чарасында безнекеләр 43 район арасында беренче бишлектән түбән төшмәделәр. 55тән югары булган хатын-кызлар һәм яшьләре алтмыштан узган ир-атлар тугыз төр буенча көч сынаштылар. Безнең спортчылар арасында ике һәм аннан да күбрәк төрдән районыбыз данын яклаучылар булды. Мәсәлән, Мамадыштан Рәмзия Гәрәева 200 метрга йөгерүдә финиш сызыгында иң җитез вакыт күрсәтсә, 50 метрга йөзүдә икенче булды. Галимҗан Сәләхетдинов “Пятилетка“ бистәсендә яши), Зәйнәп Миннегалиева, районыбыз командасының җаваплы вәкиле Вәсимә Имамова (икесе дә – Мамадыштан), Камил Хисмәтов (Комазан урманчылыгы), Хәлим Сәләхов (Түбән Ушма) җиңел атлетика буенча гомумкоманда беренчелеген оттылар. Мамадышта гомер кичерүче өлкәннәребез Разин Вилданов, Габдуллаян Яхин, Фирдәүсә Җиһаншина, Зәйнәп Миннегалиева, Хәнүзә Сәйфетдинова, Түбән Тәкәнештән Салих Гарифуллин да командабызның беренче бишлегенә эләгүенә үзләреннән сизелерлек өлеш керттеләр.