Мөхәммәт (сг.в.) үзенең бер хәдисендә: «Зиратка барыгыз, ахирәтне исегезгә төшерерсез»,—дигән. Рәсүлебез (с.г.в.) тагын бер хәдисендә: «Каберләрне зиярәт итегез, чөнки зиярәт кылу, беренчедән, гыйбрәт булса, икенчедән, анда ятканнарны күрү дөньяга карата ашкынуыгызны сүндерер һәм ахирәтне искә төшерер», — ди. Христиан динен дә, зиратка барып, әти-әниләрне, әби-бабайларны, туганнарны иске ала, аларның каберләрен тәртипкә китереп кайта торган махсус көннәр бар. Мәрхүмнәрне искә алып, аларның яткан урыннарына барып, хәер-догада булу – һәркем өчен дә бик саваплы гамәл. Соңгы елларда зиратларны чистарту буенча шәһәребездә һәм авылларда өмәләр дә үткәрелә башлады. Аларда өлкәннәр белән рәттән яшьләр дә катнаша.
Авылларда булганда, зиратларындагы тәртип белән дә кызыксынырга уйладык.
Соколканың яңа провославие зираты авыл башында ук. Капкасына зәвыклы гына күрсәтмә такта да язып эленгән. Территорияне җыештырганда чыккан чүпләрне, иске венокларны, төяп алып китү өчен, капка янына җыеп өйгәннәр. Алар эчке якта булгач, җил кире тарата торган түгел. Каберләр арасы чиста.
Тик зират каршындагы ерганак башында таралып ятучы чүпләр, полиетилен пакетлар күңелгә юшкын булып утырды. Аларның зираттан чыгарып ташланганын иске веноклар да күрсәтеп тора. Башкалар кебек капка төбендә генә калдырып китсәләр ярамый иде микәнни?! Болар инде кешенең әдәплелек дәрәҗәсен күрсәтә торган фактлар. Авыл җирлеге җитәкчеләренә, аларны җыештырып алу өчен, тагын өмә үткәрергә кирәк булачак.
Отарка зираты капкасы янына, чүпләрне салып китү өчен, олы гына тимер савыт куйганнар. Анда да каберләр арасы җыештырылган. Бетон баганалар утыртып, территорияне сетка белән әйләндереп алганнар. Авыл ягындагы каберләр булмаган өлешкә исә Америка өрәңгеләре үскән. Ул тирәләрнең чистартылмаганына ун еллап бар, димәк. Алар ныграк үскән саен тамырлары юанаячак һәм тирәнгәрәк китәчәк. Тизрәк бензинлы пычкы белән кырып чыгарга кирәк. Хафизовка зираты чиста. Территориясе тимер сетка белән әйләндереп алынган. Иске каеннарны кисеп, койма кырыена чыгарып өйгәннәр. Югары Тәкәнеш зиратын да бетон баганалар утыртып, сетка белән әйләндереп ала башладылар. Авыл ирләре моны өмә ясап эшлиләр.
Югары Ушма зиратын вак агач басып килә. Җәй көне алар чытырманлык ясаячаклар. Элегерәк Шәмәк авылында да шундый ук хәл иде. Авыл җирлеге башлыгы аларны кырып чыгу өчен берничә тапкыр өмә оештырды. Хәзер анда каберләр арасы чиста.