Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Гап-гади могҗиза
2014 елның 27 мае, сишәмбе
Кирәмәт елгасы янында, уйсулыкта, тирә-ягын таулар уратып алган туган авылым Уразбахтыдан ерак түгел истәлекле урын – Изгеләр чишмәсе бар. Әби-бабайлар әйтүенчә, анда аеруча игелекле, мәрхәмәтле кешеләр күмелгән. Шул җирдән ургылып чыккан чишмәнең суын эчсәң, ару-талчыгуларың, авыруларың юып төшергәндәй була, диләр авылдашлар. Чишмә суы, чыннан да, тәнгә – сихәт, җанга – дәва.
Безнең күршедә Газдә әби яши иде. Аның ире Ахун абый күп еллар мәктәп директоры булып эшләде. Газдә әби дә укытучы, тирән гыйлемле акыл иясе иде. Мин кечкенә чакта аңа ияреп казлар эзләргә йөри идем (ул елларда 40-50 каз бәбкәсе үстерә идек). Казлар бик ерактагы урыс авылы Бүкәнлегә хәтле барып җитәләр, анда йә бодай, йә арыш басуында булалар, басу өсте ап-ак казлар белән тула иде. Кичкә таба төлкеләр күп йөри башлый, шуларның казларны аулауларыннан курка идек (бер елны күршеләрнең бер оя казларын будылар). Казлар эзләгәндә Изгеләр чишмәсе янына җиткәч, Газдә әби уйчанлана, догаларын укый башлый, казлар да каңгылдашудан кинәт туктыйлар иде. “Изгеләр чишмәсе яныннан үткәндә мин шуны күрдем: изгеләр барысы да җир өстенә чыгып, намазлыкларын җәеп намаз укыйлар иде”, – диде миңа бервакыт Газдә әби. Шуннан узып киткәч, мин аның: “И, Ходаем, кичер безне, изгеләр намаз укый, ә без, зәгыйфь бәндәләр, каз эзләп йөрибез”, – дип офтанганын ишетә идем. Бервакыт Газдә әби шул чишмә янындагы каенлыкта мунча себеркесе җыярга ниятләгән, ләкин эше барып чыкмаган.
– Бер каенны бөгәм генә, үтә моңлы тавышлы кош мин сындырырга теләгән ботакка куна да: “Тимә, тимә”, – дип сайрый башлый, – дип сөйләде ул хәл турында Газдә әби. – Минем андый кошны гомердә дә күргәнем юк иде, оҗмах кошы булгандыр ул, мөгаен. Шуннан бер ботак та сындырмадым. Аллаһы Тәгалә мине шулай кисәткәндер, күрәсең, әгәр Изгеләр чишмәсе посадкасыннан себерке җыеп кайтып чабынсам, бәлагә тарыган булыр идем...
Мин ул чакта синең серле сүзләреңне аңларлык дәрәҗәдә түгел идем шул, Газдә әби. Хәзер исән булсаң, әллә ниләр сорашыр, сәгатьләр буе сөйләшер идем дә үзең белән...
Фирая МИНГАЛИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
"Күрше" фестивале җәйге сезонны ачарга әзерләнә
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган, Татарстанда яшәүчеләрнең күбесенә ошаган проект яңадан башланырга әзерләнә!
Коры ботакларны җыю-үсемлек калдыкларын утильләштерү кагыйдәләре
Йорт яны участокларында язгы урып-җыюның иң кызган чагы. Тәртип урнаштыру штрафка әйләнмәсен өчен, үсемлек калдыклары белән эш итүнең мөһим кагыйдәләрен искә төшерәбез.
Беренчеләр хәрәкәте лидерлары "Георгий тасмасы" патриотик акциясен уздырдылар.
Бу акция күптән инде ата-бабаларның батырлыгына хөрмәт һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргәннәр турындагы хәтер символына әверелде. Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышы елларында халыкның батырлыгы һәм бердәмлеге турында искә төшереп, буыннарны берләштерә.
Мамадыш районы башлыгының Янгын сагы көне белән котлавы
Мамадыш районы башлыгының Янгын сагы сагы көне белән котлавы Мамадыш районы янгынга каршы хезмәтенең хөрмәтле ветераннары һәм хезмәткәрләре!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз