Җирле үзидарәләр органнары каршында халык белән бергә хәл итәсе проблемалар хәттин ашкан. Автомобиль юлларын тәртиптә тоту һәм ремонтлау, торак пунктларындагы урамнардагы утларны карап тору, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерү, тәртиптә тоту һәм ремонтлау, кешеләр өчен ял итү урыннары булдыру, территорияләрне яшелләндерү һәм башкалар. Әлеге проблемаларны хәл итүдә граҗданнарның ирекле рәвештә җыйган (самообложение) акчалары мөһим роль уйнаячак. Күпме сумма җыелуга карап, ул республика бюджетыннан 4 тапкыр зуррак суммада субсидияләнәчәк. Ягъни, кешедән 1 сум җыелса, республика бюджетыннан 4 сум бүленеп биреләчәк. Шушы нисбәттән, апрель аенда авыл җирлекләрендә әлеге мәсьәләгә кагылышлы референдумны 1нче июньдә үткәрергә дигән карарлар кабул ителде.
Җирлек территориясендә яшәүче 18 яше тулган һәр гражданин 200 сум күләмендә бер тапкыр взнос түли. Җыелган сумма референдумда куелган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдереләчәк. Унсигез авыл җирлегендә акчаны – зиратларны тәртиптә тотуга һәм төзекләндерүгә, унҗидесендә үз чикләрендәге автомобиль юлларын тәртиптә тоту һәм ремонтлау күз уңында тотыла, сигез авыл җирлеге чишмәләрне төзекләндерергә һәм рәтләргә планлаштыралар. Җиде авыл җирлегендә урамнардагы яктырткычларны алыштырыга һәм урнаштырырга җыеналар. Красная Горка авыл җирлеге территориясендә күпкатлы торак йортлар төзү активлашу сәбәпле, алар янында машина кую, кешеләр массакүләм ял итсен өчен махсус урыннар булдыру хаҗәте туды. Гомумән, халыктан җыелган акчалар югарыда телгә алынган проблемаларны хәл итәргә тотылачак.
Күпчелек авыл җирлекләрендә бер мәртәбә җыела торган взнослар буенча, җирле референдумда катнашуга бәйсез рәвештә, 1 һәм 2нче төркем инвалидларга, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга, аларның тол калган хатыннарына, күпбалалы гаиләләргә, көндезге бүлекләрдә укучы студентларга һ.б. ташламалар каралган.
Гөлүсә Юнысова,
муниципаль район Советының оештыру эшләре бүлеге начальнигы урынбасары