Һөнәри бәйрәмебез Татарстан матбугаты көне уңаеннан баш мөхәрриребез Светлана Хановага Уфада булырга туры килгән, ул анда Башкортостан Республикасы матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы коллегиясе утырышында катнашучы буларак чакырылган иде. Аңа күрше төбәктә Татарстаг журналистлары эш тәҗрибәсен тәэмин итү кебек бик җаваплы һәм шул ук вакытта кызыклы миссия йөкләнде. Башкортстандагы хезмәттәшләребез, Татарстандагылардан аермалы буларак, бүгенге көндә башкарак шартларда эшлиләр. Аларның мәгълүмат кырында дәүләт мәгълүмат чараларының өлеше 75 процент тәшкил итә, ә безнең республикада хәл бөтенләй киресенчә. Әмма сүз дотаңияләр һәм субсидияләр турында гына бармады, үз-үзеңне финанслауга күчү, медиатармакның тулаем үсеше игътибар үзәгендә булды. Светлана Ханованың чыгышы хезмәттәшләрдә зур кызыксыну уятты. Конвергентлы редакция, мультимедиале үзәк, ягъни дүрт структур подразделениенең (басма матбугат, радио, ТВ һәм сайт) бер булып эшләүләре – мондый принцип белән Башкортстанда бер кем дә эшләми әле. Коллегиялә катнашучыларны мамадышлыларның барлык медиаресурсларда да уңышларга ирешелүре, профессионалә журналистларның компетентлылыгы сокландырды һәм гаҗәпләндерде.
Башкортостан Президенты администраңиясе җитәкчесе урынбасары Альберт Мифтахов: “Сез җәмгыятәкә негатив күренешләр белән көрәшергә ярдәм итәргә тиешсез, моның өчен журналистның тагында сыйфатлырак эшләве кирәк, кайчагында сезгә профессионализм җитми,“ – дип, җирле җирле мәгълүмат чараларының проблемаларын төгәл күрсәтте.
Ә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин Матбугат көнендә республикабыз редакторларына нәрсә әйтте соң?
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен ул “тәэсирле көч“ дип атады һәм һөнәри бәйрәм белән чын күңелдән котлады. Интернет-аудиторияне киңәйтергә кушты, әлеге мәгълүмат чыганагына катгый контроль кирәклеген дә искәртте. Аның фикеренчә, виртуаль пресса кешедә рәхимсезлек тәрбияли, ә басма матбугат җан җылысы белән сугарылган. Дәүләт Советы рәисе замана медиабазарының коммерция шартларына адаптацияләшүен, 2013нче елда Татарстан ММЧның 3,3 млрд сум акча эшләвен дә ассызыклады. Интернет рекламадан кергән табыш 35 процентка үскән. Дүртенче власть вәкилләренә киләчәктә үз өсләрендә эшләргә җирлек бар: социологик сораштырулар нәтиҗәсе күрсәткәнчә, Россия халкының 60 проценты журналистларга ышанмый.
Матбугат көненә багышланган барлык чараларда да “ТАТМЕДИА“ ААҖенең “Нократ“ (“Вятка“) мәгълүмат-матбугат филиалы директоры Светлана Ханова катнашты. Райнның иң баш журналисты быел 17нче мәртәбә узучы “Бәллүр каләм“ республика конкурсының бүләкләү тантанасына да чакыру алды. Быел мәртәбәле жюри хөкеменә 200 гариза тапшырылган, 5 меңнән артык эш каралган. Җиңүчеләрне 12 номинациядә билгеләделәр. “Татарстанның иң яхшы шәһәр һәм район газеталары“ номинациясендә “Нократ“ (“Вятка“) (Мамадыш), “Әгерҗе хәбәрләре“ (Әгерҗе) газеталары, “Алабуга яңалыклар хезмәте“ (Алабуга), “Идел-Идель“ (Казан) журналы җиңүче дип табылды.