Юл иминлеге

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Соңгы елларда шәһәребез урамнарында ике тәгәрмәчле, двигательле хәрәкәт итү чаралары шактый артты. Кызганычка каршы, алар бүгенге көндә үзләреннән “дәүрәк“ башка транспорт чаралары хәрәкәтенә комачаулык тудыралар. Моның сәбәбе – кечкенә мототехникалар руле артында балигъ булмаган, юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән балалар утыра. Түбәндә әлеге проблемаларга кагылышлы әңгәмәне  ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рамил Шиһапов белән үткәрдек.

— Рамил Нургаянович, уку елы тәмамланып килә. Алда – җәйге каникуллар. Җәй, гадәттә, мотоциклларда, скутерларда, велосипедларда җилдерә торган чор.

— Дөрестән дә, җәйге айларда сез телгә алган һәм башка шундый мототехникалар юлларга күпләп чыга. Хәер, кайберәүләр инде каникул башланганын да көтмәде. Бу актив чор белән әлеге техника ияләренең төрле  имгәнүләр алу очраклары да арта. Үзегез беләсез, бу төр техника автомобильләр кебек ябык түгел, ачык, нәтиҗәдә, аларны йөртүчеләрнең төрле имгәнүләрдән саклану дәрәҗәсе дә азрак. Кызганыч, алар арасында балалар да бар.

— Юл хәрәкәте вакыйгаларын булдырмау максатыннан ниләр эшләнә?

— Сүземне скутерлардан башлыйм әле. Аларга кагылышлы үзгәрешләр турында алар үзләре генә белмиләр бугай. Чөнки бернинди документлары булмаган килеш Мамадыш урамнарына чыгучылар очрап тора. Ә бит

моннан бер ел элек 92-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә 1995нче елда кабул ителгән “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында“гы законга үзгәрешләр кертелде. Юл йөрү кагыйдәләренә дә яңа терминнар һәм аңлатмалар өстәлде. Бу документта скутерлар яки җиңел квадроцикл белән идарә итү өчен “М” ягъни “мопедчы” категориясендәге техника йөртү хокукы бирүче таныклык булырга тиешлеге турында язылган. Спиртлы эчемлек кулланган килеш скутерда яки мопедта йөрүчеләр  теләсә кайсы транспорт чараларын идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәчәкләр. Шлемнан башка мототехникаларга бөтенләй утырырга ярамый! Ни булмас, бу җитди имгәнүләрдән саклану чарасы. Җәйге чорда Дәүләт автоинспекциясе әлеге категориядәге транспорт чараларына карата эшне көчәйтә. Балалар һәм яшүсмерләр катнашында мототехника белән бәйле юл–транспорт вакыйгалары булуы аерата борчу тудыра. Мототехникалар белән яшүсмерләрнең гомуми кулланыштагы зур юлларга чыгулары, бигрәк тә җәйге айларда, җитди проблема булып тора. Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белмәүләре нәтиҗәсендә еш кына юл–транспорт фаҗигаләре килеп чыга. “,Мин белмәдем“ сылтавы белән сезон башында биш кеше 15әр мең сумлык штрафка тартылды. Менә шуннан соң күз алдына китерегез инде: мәктәптә укучы баласы өенә транспортсыз, җитмәсә, штраф белән кайта.

–Балигъ яшенә җитмәгән балаларның гамәлләренә ата–ана җавап бирергә тиеш, дибез.

–Кызганычка каршы, бездә балаларга кыйммәтле һәм хәтәр уенчыклар бүләк итү гадәткә кергән. Скутерга шактый акча түккән әти-әниләр баласын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен гаепләнергә мөмкин. Аның баласы балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенә исәпкә куела. Ахырын уйлап бетермичә, балаларга мопедлар, төрле төрдәге скутерлар, квадроцикллар сатып алалар, мотоцикллар турында әйтеп тә тормыйм. Бу ике тәгәрмәчле транспорт чаралары аз гына авышса яки бәрелсә дә, зур куркыныч тудыра. Двигатель зурлыгы 50 куб.см.дан артмаган, иң зур тизлеге сәгатенә 50км.лы  кыйммәт булмаган скутерлар ЮХИДИ бүлекчәләрендә теркәлми: Нәтиҗәдә, алар күпләп “үрчеде”. Кабатлап әйтәм: балаларына скутерлар сатып алучы ата–аналар әлеге уенчыкның хәтәрлеген аңлап җиткермиләр. Россия Федерациясенең юл хәрәкәте кыгыйдәләре буенча (п. 24.1 ПДД РФ) скутерлар белән бары тик 16 яшьтән һәм мотошлем белән генә идарә итәргә рөхсәт ителә.

— Велосипедчылар турында ни әйтерсез.

— Велосипедчылар белән дә проблема бар. Беренче карашка, ул гади, акрын тизлекле һәм куркынычсыз транспорт чарасы кебек. Балаларның велоспортка тартылуы — табигый хәл. Әмма бу төр спорт шул вакытта гына хуплана, әгәр дә велосипедларда балалар махсус мәйданнарда, стадионнарда һәм ябык ишегалларында йөрсәләр генә. Юлларда велосипед белән 14 яшьтән генә (п. 24.1 ПДД РФ) йөрергә ярый. Әмма зур хәрәкәтле юлларда 14 яшьтән соң да, өлкәннәргә дә велосипед белән йөрүдә хәтәрлек бар. Караңгыда яктырткычларсыз велосипедларда хәрәкәт итәргә ярамый. Юл кагый-дәләрен бозуларның да ахыры аяныч бетәргә мөмкин. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар да велосипедта  чабалар. Һәрвакыт янарында әти–әниләре булырга тиеш. Узган елның 1 сентябреннән юл кагыйдәләрен бозган мопедларда, скутерларда йөрүчеләргә 800 сум штраф салына. Моңарчы ул штраф 200 сум иде.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International