Икеләтә йөк чакырылучыга авыр булмаячак

2014 елның 26 мае, дүшәмбе

Агымдагы елның 1нче апреленнән 15нче июленә чаклы Россиядә Хәрби Көчләргә язгы чакырылш барачак. Мамадыш муниципаль районы буенча чакыру планы узган елгы яздагы кебек – 65 кеше. Быелгы чакырылышның үзенчәлекләре нидә? Әлеге һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Мамадыш районындагы бүлеге начальнигы Андрей Синкевич җавап бирә.

–Тәүге мәртәбә һәр чакырылучыга электрон карта булдырыла. Андагы мәгълүматлар 59 позиция буенча ТР Хәрби комиссариатына керә, ә аннан – Россия Федерациясе Саклану министрлыгының мәгълүматлар үзәгенә эләгә. Алга таба бу карта хәрби билетны алыштырачак. Быелгы чакырылышның икенче үзенчәлеге – “Армия несессорлары“н тапшыру. Аны РФ Саклану министрлыгы буенча чакырылучы һәркем хәрби комиссариатта алачак. Шуны ассызыклап үтәм: Татарстанда армиягә алынучылар мондый комплектны элегрәк тә алганнар иде. “Армия несессор“ында 18 әйбер бар: бәдрәф кирәк-яракларыннан алып тегү әйберләренә кадәр. Өченче яңалык – һәр чакырылучыга аның нинди динне тотуы турында анкета тутырыла.

–Ягъни, барысы да иртәгә солдат булачак кешегә “гражданка“дан хәрби хезмәткә күчкәндә була торган авырлыкларны максималь җиңеләйтүгә юнәлтелә?

–Егетләр өчен бу бик мөһим. Дембель альбомы өчен беренче өч, аннары гомуми фото  да чакыру урынында, медицина комиссияләрендә ясала. Болар барысы да бушка. Үзләрен кызыксындырган барлык сораулар белән дә булачак солдатлар, аларның әти-әниләре миңа, яисә чакыру бүлеге начальнигы Олег Гуняга мөрәҗәгать итә алалар.

–Быелгы чакырылыштан Трехгорноеда хезмәткә эләгүчеләр бармы?

–Әйе, унбишкә якын. Бүген анда солдатлар гына түгел, якташ офицерларыбыз да хезмәт итәләр. Өлкән лейтенант Петр Крешков үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Мамадышлылар турында бары тик яхшы сүзләр генә ишетәбез.

–Армиягә чакырылучылар нинди хәрби төрләрдә хезмәт итәргә телиләр?

–Гадәттәгечә, егетләр хәрби десант һәм махсус билгеләнүдәге (спецназ) көчләргә өстенлек бирәләр. Анда эләгергә теләүчеләр катгый тикшерүгә эләгәләр. Сәламәтлек бик яхшы булырга тиеш, спорт разрядлары булу, начар гадәтләр булмау шарт итеп куела.

Гражданнарны контракт буенча Таджикстан Республикасында һәм Үзәк хәрби округы гаскәрләрендә хезмәт итү өчен туплау бара. Югары хезмәт хакы (нинди хәрби дәрәҗә биләүгә карап, айга 40 мең сумга кадәр акча эшләргә мөмкин), социаль гарантияләр, тагын бер өстенлек – хәрби ипотекага кереп, торак шартларын яхшырту мамадышлыларны җәлеп итә.

!  Хәрби хезмәткә сәламәтлекләре буенча яраклылыкның 2013нче елгы нәтиҗәләре:

–83,5 процент – Мамадыш муниципаль районында;

–75 процент – Татарстан Республикасы буенча;

–72 процент – Россия буенча.

Безнекеләрнең физик әзерлекләренең яхшы булуы районыбызда балаларны һәм яшүсмерләрне спортка җәлеп итүдә планлы, максатчан юнәлештә эш алып бару бәрабәренә ирешелә.

СОВА: “Элек “балаларны урамнан йолып алу“ бурычы торса, бүген аларны “компьютерлардан тартып алырга“ кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International