Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Мамадыш муниципаль районы
Мамадыш муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Мамадыш муниципаль район башлыгы
Идарә органнары
Шәһәр һәм район
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Мамадыш муниципаль районы, Мамадыш шәһәре һәм авыл җирлекләре милкендәге объектлар реестры
Хезмәт һәм оешмалар
Илкүләм проектлар
Вакансияләр
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Муниципаль контроль
Кадрлар сәясәте
Аукционнар, торглар, мөмкинлек бирү
Территориаль сайлау комиссиясе
Мамадыш муниципаль районы иҗтимагый Советы
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Муниципаль заказ
Планнар һәм тикшерү нәтиҗәләре
Статистик мәгълүмат
Коррупциягә каршы көрәш
Район комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Муниципаль хезмәткәргә
ГО буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Инвестиция паспорты
Норматив хокукый актлар
Статуслы документлар
Шәһәр төзелеше
Мамадыш муниципаль районы Башлыгы боерыклары һәм карарлары
Мамадыш муниципаль район Советы карарлары
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты карарлары
Мамадыш шәһәре Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Мамадыш шәһәре Советы карарлары
Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты карарлары
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Документ проектлары
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районын социаль-икътисади үстерү стратегиясе
Мамадыш шәһәре урамнары реестры
Коррупциягә каршы экспертиза буенча НХА
НХА архивы (2010-2015 ел.)
Гражданнар кабул итү
Интернет аша кабул итү
Матбугат хезмәте
Контактлар
Фотрепортажлар
Сайтлар каталогы
Элемтә өчен
Муниципаль районнар
Мамадыш муниципаль районы
Тагын җәй ялгыша
2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Быел табигать тагын пошаманга салды. Май ае башыннан, өч атна буе, җирнең яңгыр күргәне булмады. Халыкны: “Быел да корылык булыр микәнни?“ – дигән пошаманга төшереп, юл кырыйларындагы, тау битләрендәге чирәмнәр саргая, җир яргалана башлаган иде инде.
Дүшәмбе көнне төштән соң, шифалы тамчылары белән җирне коендырып, йөрәкләргә өмет өстәп, яңгыр коеп узды. Шулай да, өч атна буе торган кызу һава эссез узмады. Басулардагы күпьеллыклар астагы язгы дым белән кисәк күтәрелеп киттеләр һәм алар гадәттәгедән атна-ун көнгә тизрәк өлгерделәр. Быел Сабан туе алдыннан ук яшел уракка керешү мөмкинлеге туды. Шуңа күрә, терлек азыгы хәзерләү техникасының әзерлеген тикшерүгә багышланган район семинарын бу атнаның дүшәмбесендә үк үткәрделәр. Узган ел ул 6нчы июньдә уздырылган иде. Ике ел рәттән районыбыз хуҗалыклары җитәкчеләренә үзенең әзерлеген беренче булып “Азык-төлек корпорациясе“ җәмгыяте күрсәтте. Хуҗалыкта козлятникны һәм төрле кыргый дару үләннәрен бозаулар өчен бәйләп киптерә башлаганнар инде. Малларны абзарлардан кигәвенгә каршы эшкәртеп чыгаралар, тояк авыруларына каршы ванналар ясап куйганнар.
Семинарда катнашкан муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та, җитәкчеләр һәм белгечләр дә: “Хуҗалык яшел уракны башлап җибәрергә әзер,“ – дип таптылар.
Халык сынамышлары быел да елның җиңел генә булмасын күрсәтә. Мондый кызу һава дәвам итсә, үләннең үскәнен дә өтәли башлаячак. Районыбыз башлыгы җитәкчеләр алдына халыкны кышлык терлек азыгы белән беренче чиратта тәэмин итү бурычын куйды.
НАил Низамов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты:
–Хәзергә куркыныч нәрсә күрмим әле. Җирдә дым бар иде. Май башында 6 миллиметр яуды, дүшәмбе көнне көндез 9, төнлә – 6 миллиметр төште. Тагын бер-ике көн яуса, айлык норманы – 38-40 миллиметрны тутырачак. Ә һава температурасы, дөрестә дә, нормадагыдан югарырак.
Шаһинур Сәләхиев, “Нократ“ агрофирмасы баш агрономы:
–Сишәмбе көнне Казанга барган идек. Яңгыр ярты юлга кадәр яуган, арырак–юк. Бездә дә Келәүш ягында бик аз гына яуды. Июнь ае быел корырак, көз – яңгырлы булыр, диләр. Бөтен өмет – кукурузда. Әйбәт кенә тишелеп чыктылар.
Хәлим Сәләхов, “Россельхозцентр“ның район бүлеге начальнигы:
–Июньнең беренче бишкөнлеге эссе була, сабантуйда яңгыр көтелә. Печән өстендә явымсыз булса да, артык кыздырмаячак. Быел игеннәр дә тизрәк өлгерәчәк – эссе һавада үсемлекләрнең фазалары тизрәк уза.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Мамадыш районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
Визитның төп темасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтүне бәяләү булды.
Сабина Хәсәнова Мамадышта үз фатирыннан ачкыч алды
Мамадышта 20 яшьлек Сабина Хәсәновага яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Яңа ел башында ук ул «Мамадыш " совхозы бистәсендәге бер бүлмәле фатирына күчәчәк.
25
декабрь, 2025 ел
Буыннар тантанасы: Мамадыш үзәк район хастаханәсендә яшь медицина хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар
«Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССОның актлар залында «Яшь белгечне хөрмәтләү» бәйрәм чарасы узды. Быел да, элеккечә, бәйрәмнең аерым кунаклары яшь хезмәткәрләр-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары булды.
"Нәфис" фондыннан 8,6 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак
«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз