Гасыр узган, ә “Шүрәле“ мәңгелек

2014 елның 26 мае, дүшәмбе

Мамадыш балалар сәнгать мәктәбендә әлеге әсәрнең авторы тууга 100 ел тулуга багышланган чара үткәрелде.  Фәрит Яруллин нибары 29 ел гына бу фани дөньяда яшәп кала. Кечкенәдән атасыннан күчкән музыкага мәхәббәт аны бөтен дөньяга таныта. Татар халык музыкасының бөтен нечкәлеләрен белү аңа “Шүрәле“не иҗат итәргә ярдәм итә дә инде. Сәнгать мәктәбендәге чарада яңгыраган аның музыкасына язылган җырлар, көйләр аның нинди мәшһүр шәхес булуын тагын бер кат исбатлады. Әлеге юбилей датасы тагын бер мөһим вакыйга белән истә калчак: районыбызның финанс ярдәме белән «Народные  песни  Родины  композиторов  Яруллиных» исемле җыентык чыгарылды. Аның авторы – Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зимфира Сәйдәшева.

Агымдагы уку елында композиторлар Яруллиннар истәлегенә багышланган күп кенә чаралар үткәрде мәктәп. Шуларның берсе – “Минем күңелем музыкасы“ исеме астында әлеге данлыклы гаиләнең әсәрләре буенча мәктәпләрдә укучылар арасында рәсемнәр конкурсы. Аларда төрле номинациядәге 156 дан артык эш катнашты.  Чарада иң активлар махсус билгеләп үтелде. 2013-2014нче уку елында сәнгать мәктәбенең 157 укучысы төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнаштылар. Республика күләмендәге конкурсларда 134 укучы лауреат булса, 81 укучы бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләрдә әлеге исемгә лаек булдылар. Юбилей тантанасына хөрмәтле кунаклар да чакырылган иде. Казан дәүләт консерваториясеннән профессор, музыка белгече, Татарстан Космпозиторлар берлеге әгъзасы Земфира Сәйдәшева, профессор, скрипкачы Марат Әхмәтов, доцент, пианиночы Виталий Сидоркин, студентлар Айгөл Гордисламова, Карина Сабитова, Эльвира Авзаловаларның чыгышларын мәктәпнең актлар залында утыручылар йотлыгып тыңладылар. Сәнгать мәктәбе дә хөрмәтле кунаклар каршында югалып калмады. Төрле бүлекләрдә сәнгать төрләре серләренә өйрәнүче балаларның да концерт номерлары кунакларда зур канәгатьләнү хисләре уятты. Яруллиннарның үткән тормышлары турындагы истәлекләр, концерт номерлары белән үрелеп барган тамашадан соң хөрәмтле кунаклар Фәрит Яруллин һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре куйдылар. Соңыннан алар данлыклы композиторларның туган төбәгенә юл алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International