Үзләрен дәвалаган реанимация табибларын күп кенә кешеләр белми дә, танымый да. Чөнки алар хәлләре яхшыра башлауга бүтән бүлеккә күчереләләр, ә бу урын икенче бер “каты авыру”га тапшырыла. Район үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегендә мондый “агым” беркайчан да туктап тормый.
Аның кысаларында шәһәрдәшләребез “Нократ”–“Вятка” газеталарына быелның икенче яртыеллыгы өчен язылып, истәлек бүләкләре алдылар. Мондый чара традиция буенча һәр язылу кампаниясе чорында оештырыла.
22 нче июнь иртәсендә шәһәр үзәгендә митинг узды. Әлеге дата уңаеннан үткәрелә торган чаралар алдагы көнне үк – шәһәребезнең Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәл янында 4нче санлы мәктәп кадетларының Почетлы каравылыннан һәм кич белән шәмнәр кабызу акциясеннән башланган иде.
Ак халатларны бәйрәм күлмәкләре алыштырды. 20нче июньдә медицина хезмәткәрләре сабантуен билгеләп үтте.